+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 август 2025, 06:30

Мәктәп автобуслары төбәкләргә юл тотты

26 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф учреждениеләре директорларына республиканың шәһәр һәм авылларына юл тотачак 196 мәктәп автобусы һәм 10 җиңел автомобиль ачкычларын тапшырды.

Мәктәп автобуслары төбәкләргә юл тоттыМәктәп автобуслары төбәкләргә юл тотты
Мәктәп автобуслары төбәкләргә юл тотты

"ГАЗ", "ПАЗ", "УАЗ", "КАВЗ" автобуслары Башкортстанның 54 районыннан һәм алты шәһәрдән – Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Салават, Стәрлетамак һәм Уфадан 196 мәктәп өчен каралган. "LADA" автомобильләре Бәләбәй, Белорет, Бөре, Дуван районнарында, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Сибайда, Күмертауда һәм Уфада психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм комиссияләре үзәкләренә һәм филиалларына хезмәт күрсәтәчәк.

- Гадәттәгечә, 1 сентябрьгә кадәр без балаларыбызга яңа техника тапшырабыз. Республика шәһәрләренә һәм районнарына 200дән артык автобус һәм машина китәчәк, бу – рекордлы сан. Бу өстәмә хәвефсезлек, көн саен мәктәпкә йөрүче балалар өчен уңайлы, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Идел буе федераль округының Русия Герое Александр Доставалов исемендәге Башкорт кадетлар корпусы өчен билгеләнгән автобусларның берсен карап чыкты, шулай ук мәктәп транспортын йөртүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Хезмәтегез, балаларга карата игелекле мөнәсәбәтегез, техниканы имин йөртүегез өчен рәхмәт. Автобус йөртүчеләр - җаваплы кешеләрнең зур армиясе, бу - бик мөһим һөнәр, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Барлык укытучыларны, мәктәп директорларын яңа уку елы башлану белән котлыйм.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас