+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 Августа 2025, 05:30

Мәктәпкә бергә барабыз!

Җәйнең соңгы ае, гадәттәгечә, гаилә ялы белән тәмамланачак. Һәм җаваплы этап алдыннан мәктәптә укучылары булган һәр гаилә өчен Башкортстанның гаилә хезмәтләре «Мәктәпкә бергә: сентябрьне ничек җиңел итәргә?» дип аталган тематик мәйданчыклар әзерләде.

Мәктәпкә бергә барабыз!Мәктәпкә бергә барабыз!
Мәктәпкә бергә барабыз!

- Без мондый очрашуларның гаиләләргә бик кирәк икәнен күрәбез. Июль аенда гына да республика буенча узган чараларда меңнән артык гаилә – 2300гә якын кеше катнашты. Бу тагын бер кат шуны раслый: кешеләргә тере аралашу, белгечләр ярдәме һәм вакытны бөтен гаилә белән үткәрү, балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен яңа һәм файдалы нәрсәләр белү мөмкинлеге кирәк. Бу - гаиләнең үсешендә һәм мөнәсәбәтләрнең җылылыгында чын ярдәм, - дип ассызыклады гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Шәһәр һәм районнарда ата-аналар балага уку процессына җайлап кына кушылырга һәм уку елы башында стрессны җиңәргә ярдәм итү турында психолог һәм педагоглардан киңәшләр ала алачак. Балалар осталык дәресләрендә, квестларда катнашачак һәм үзләрен иҗади дәресләрдә күрсәтәчәк. Барлык теләүчеләр өчен гаилә хезмәтләре белгечләренең консультация нокталары эшләячәк.

Уфада гаилә бәйрәме «Кампусник»ның — вузара студентлар кампусының беренче зур фестивале - бер өлеше булачак. Чара мәйданчыгы 29 августта Геном үзәгендә (Зәки Вәлиди ур., 32/2б) урнашачак.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Мәйданчыкларның адресларын һәм үз шәһәреңдә яки районыңда гаилә ялларын үткәрү даталарын Башкортстанның гаилә порталында белергә мөмкин: https://clck.ru/3NqKfW


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас