

Яңа уку елында бюджет нигезендә укырга 355 студент кабул ителгән.
Иң югары күрсәткеч «Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру», «Авиация двигательләре җитештерү», «Электрон җайланмалар һәм системалар эшләү», шулай ук «Җир төзелеше» белгечлекләре буенча теркәлгән.
Бюджет урыннарына бирелгән гаризалар саны буенча «Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру» һәм «Авиация двигательләре җитештерү» программалары алда барды.
Беренче бишлеккә, шулай ук, «Хокук саклау эшчәнлеге», «Машина төзелеше технологиясе» һәм «Юриспруденция» юнәлешләре кергән.
Фото: pravitelstvorb.ru