

Бөредә Башкортстан педагогларының традицион август киңәшмәсе узды. Анда катнашучылар узган уку елы нәтиҗәләре турында бәян итте һәм киләчәккә максатлар билгеләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, киңәшмәне ачып, укучыларга патриотик тәрбия бирү, мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау, балаларның җәйге ялын тәэмин итү, колледжларда полилингваль белем бирү һәм “Профессионалитет” проектын үстерү, педагогларга ярдәм итү һәм башка мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте.
– Бүген безнең мәктәпләрне тәмамлаучылар, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, алгы сызыкта лаеклы көрәшә. Моның өчен сезнең алда баш иябез. Республика педагоглары, укучылары һәм ата-аналары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләре турында кайгырту, геройлар истәлеген хөрмәтләү эшендә берләштеләр. Узган уку елында 10 мәктәпкә –─ Советлар Союзы Геройларының, берсенә – Русия Федерациясе Герое Борис Дудконың, тагын берсенә – Дан орденнарының тулы кавалерының, 8енә республиканың күренекле эшлеклеләренең исемнәре бирелде. Республикада барлык һәйкәлләр, мемориаллар, обелисклар реставрацияләнде. Тематик күргәзмәләр уза, мәктәп музейлары төзелә, эзләнү отрядлары эшли.
Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында 16 меңнән артык унынчы сыйныф укучысы “Авангард” уку үзәге базасында хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек узган. Без “Патриот” паркында география һәм “Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре” укытучылары белән беренче очрашу уздырдык, алар балаларда патриотлык, Ватанны сакларга әзерлек тәрбияләүгә зур өлеш кертә, ─– дип белдерде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, төбәктә педагогларга ярдәм чараларының артуын билгеләп үтте. Биш ел эчендә 525 яшь укытучы 690 меңәр сумлык грант алды. 1 сентябрьдән шундый ук мөмкинлекне 50 авыл мәктәбе директоры алачак. Былтыр балалар бакчаларының иң яхшы 75 педагогы беренче тапкыр грантларга ия булды (һәрберсе 575 мең сум күләмендә). Быел тагын 50 тәрбияче грантлар алачак.
─ Узган елда мин укытучыларыбызга республика шифаханәләрендә ял итү һәм сәламәтлекләрен тергезү мөмкинлеге бирергә кушкан идем. Быел 1 сентябрьдән бер мең укытучыбыз шифаханә-курортта дәваланачак. Бу практика ел саен уздырылачак, –─ диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы искәртүенчә, төбәктә мәктәпкәчә яшьтән югары белемгә кадәр барлык белем бирү дәрәҗәләре дә актив яңартыла. Соңгы алты елда Башкортстанда 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы ачылды. Федераль программа буенча 11 миллиард сумга 181 мәктәп бинасы ремонтланды, бу –─ ил буенча икенче күрсәткеч. Быел программа кысаларында яңартылган 35 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 колледж үз ишекләрен ачачак. Киләсе елда гомум суммасы 3 миллиард сумга 41 мәктәп бинасы тәртипкә китереләчәк.
Агымдагы елда Башкортстан Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә керде. Җиңүчеләр һәм призерлар саны 57гә җитте (узган елда – 52). “Укучыларыбызның БДИдагы уңышлары сөендерә. Быел бездә йөз баллы эшләр тагын рекордлы санда – 159. Биш кеше БДИда ике фән буенча 100 балл җыйды. Республикада беренче тапкыр Уфаның 153нче лицее укучысы Алексей Лобов өч фән буенча 100 балл җыйды. Русия мәктәпләрен тәмамлаучыларның 13е генә мондый нәтиҗәгә иреште”, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова ассызыклавынча, Башкортстан мәгариф системасын үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә кергән. Ул, шулай ук, төбәкләр башлангычы буенча кабул ителгән законнар турында бәян итте.
Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин чыгышында белем бирү процессының сыйфатын күтәрүгә һәм яшьләрне тәрбияләүгә игътибарны юнәлтте. Ул, шулай ук, балалар һәм яшьләр белән үткәрелгән мәгърифәтчелек эшләре, мәктәп укучыларын медицина хезмәтләндерүе һәм белем бирү учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
Чара ахырында республика Башлыгы тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
***
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөре шәһәренә эш сәфәре барышында шулай ук сөйләмендә тайпылышлар булган укучылар өчен тәгаенләнгән Бөре коррекцион мәктәп-интернатында булды.
Уку йортында 389 бала белем ала, шуларның 49ы – инвалид. Интернатта 145 бала яши, мәктәптә 73 педагог эшли.
Радий Хәбиров уку сыйныфларын, робот техникасы, логопед кабинетларын, медицина пунктын, тамашачылар залын, китапханәне карады, мәктәп базасында эшләүче “Диалог” төбәк ресурс үзәге эше белән танышты, ул сөйләме бозылган балаларга һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтә.
Төбәк башлыгы, шулай ук, “Беренчеләр хәрәкәте” федераль гранты акчасына оештырылган “Җанлы балчык” остаханәсендә булды һәм балаларның саф һавада, шул исәптән иппотерапия зонасында һәм автодромда, ничек шөгыльләнүен карады.
– Мондый мәктәп булуы шатландыра. Коллективта үз һөнәренең осталары эшли, – диде Радий Хәбиров. – Коррекцион мәгариф учреждениеләре системасын саклау – дөрес карар. Үзенчәлекле балаларга вакытында ярдәм итү мөһим.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Бөре медицина-фармацевтика колледжында булды.
1934 елда нигез салынган учреждение республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен тармакның иң кирәкле юнәлешләре буенча квалификацияле белгечләр әзерли. Моннан тыш, колледж базасында 25 программа буенча өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин. Биредә барлыгы 1678 студент белем ала.
Төбәк җитәкчесе колледжның укыту остаханәләрен һәм амбулатор-поликлиника комплексын карады, медицина ярдәме күрсәтү ысуллары белән танышты. Ул, шулай ук, колледж студентлары белән аралашты. Алар, аерым алганда, авылда фельдшер һөнәренең өстенлекләре белән кызыксынды.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына бик күп яшьләр эшкә килә.
– Бу – гади булмаган, әмма безнең халык өчен мөһим һөнәр, – диде Радий Хәбиров. – Сез дөрес юл сайлагансыз дип саныйм.
Республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Бөре медицина-фармацевтика колледжында белем бирү сыйфатын югары бәяләде.
– Бу – югары сыйфатлы белгечләр әзерләүче тулы бер предприятие, Башкортстанның иң яхшы һөнәри уку йортларының берсе, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы елларда колледжның матди-техник базасы яңартыла. Бу – бик мөһим, чөнки күпсанлы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге аны тәмамлаучыларга бәйле.
Башкортстан Башлыгы Бөре шәһәренең мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы буенча яңартылган лицеенда да булды.
Мәгариф учреждениесенең 14 сыйныф-комплектында бер сменада 370 бала укый. 10-11нче сыйныфларда укучылар математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнә. Биредә укучыларга патриотик һәм физик тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлтелә: “Юнармия” хәрәкәте, “Патриот” хәрби-патриотик клубы, “Феникс” спорт клубы эшли.
Башкортстан Башлыгы тамашачылар залын, информатика һәм башлангыч сыйныфлар кабинетларын, спорт залын, ашханәне, шулай ук мәктәп музеен карады.
– Мәктәпләрне яңарту федераль программасы – безнең өчен зур ярдәм. Бу мөһим башлангыч өчен Президент Владимир Путинга рәхмәт. Республикада – 1200дән артык мәктәп, һәм хәзер бездә аларны яңарту мөмкинлеге бар, – диде Радий Хәбиров. – Без үзебез дә уку йортларын ремонтлыйбыз, яңаларын төзибез. Бу мәсьәләгә комплекслы караш булуы мөһим.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Төбәк җитәкчесе һәм мәртәбәле кунаклар геройларны бер минут тынлык белән искә алды.
Әлеге мемориал фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган шәһәр, район халкы истәлегенә 1968 елның 25 октябрендә ачылган. Ул муниципалитетның истәлекле урыннарының берсе булып тора.