+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2025, 13:20

Удмуртлар белән бергә шатланабыз!

Бүген бөтен республика Тәтешле халкы белән бергә шатлана: районда Удмурт мәдәни- тарихи үзәге һәм удмурт полилингваль мәктәбе ачылды.

Удмуртлар белән бергә шатланабыз!Удмуртлар белән бергә шатланабыз!
Удмуртлар белән бергә шатланабыз!
Бу чарага башкаладан, республика Хөкүмәтеннән, удмурт халкы яшәгән башка бик күп төбәкләрдән кунаклар җыелды. Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнаштылар.

Удмурт үзәге һәм полилингваль мәктәп урнашкан Яңа Тәтешле авылы бүген гөрли. Биредә шулай ук төбәкара "Драгоценные россыпи" фестивале чикләрендә вокал һәм йолалар конкурсы, яшь жырчылар бәйгесе, спорт чаралары үтә. Төрле җирдән, төрле төбәкләрдән килгән конкурсантлар үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша. Әйткәндәй, биредә туган телләрне саклау, гореф-гадәтләрне тергезү буенча да мәйданчыклар эшли, фикер алышулар үтә.

Бер сүз белән әйткәндә, монда Тәтешле җитәкчелеге һәм тәтешлелеләр генә булдыра ала торган ихлас, дустанә халәт хөкем сөрә. Һәркайда - шатлыклы елмаюлар, шатлыклы йөзләр, шатлыклы җырлар. Туган телләрнең үсешенә зур игътибар биргән республика җитәкчелегенә, шәхсән Радий Фәрит улы Хәбиров адресына җылы сүзләр бик күп ишетелә.

Чыннан да удмурт милләтеннән булган һәркем бүген шат, горур, рәхмәтле. Ә удмурт туганнарыбыз белән бергә башка милләтләр дә шатлана.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, Тәтешле
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас