

1200 мәктәп укучыларны кабул итте
Быел республика мәктәпләренә ярты миллионнан артык бала барды, шул исәптән 45 меңгә якын беренче сыйныф укучысы. Аларны 1200дән артык мәктәп кабул итте. Аларда ремонт үткәрелде, дәреслекләр һәм җиһазлар әзерләнде. Барлык уку йортларында да персонал һәм сакчылар кораллы һөҗүм, шартлаткыч куелу яисә БПЛА һөҗүмнәре очрагында дөрес эш итсен өчен Бөтенрусия күнекмәләре уздырылды.
— Уку елы башына республиканың 711 мәктәбе “Хәвефсезлек һәм Ватанны саклау нигезләре” һәм “Хезмәт (Технология)” предметлары буенча уку кабинетлары өчен яңа җиһазлар алды, — дип хәбәр итте мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин. –─ Җиһазландырылган мәктәпләр саны буенча Башкортстан Русиядә –─ дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урынны били. Әлеге максатларга 203,5 миллион сум юнәлтелде.
Бердәм дәреслекләр
Закон буенча, укучыларны дәреслекләр белән мәктәп тәэмин итә, ата-аналар моңа гаилә бюджетыннан акча сарыф итәргә тиеш түгел. Төбәк Мәгариф министрлыгыннан белдерүләренчә, моңа бәйле проблемалар юк. Барлык мәктәпләр дә бердәм дәүләт дәреслекләре белән тәэмин ителгән, бу максатларга быел республика 1,3 миллиард сум бүлгән.
Бердәм дәүләт дәреслекләре ─– расланган пособиеләр, аларны, төбәккә һәм уку йорты төренә бәйсез рәвештә, илдәге барлык мәктәпләр кулланачак. Ягъни барлык мәктәпләр дә бердәм стандартлар буенча укытачак.
Бердәм расписание
Шулай ук, яңа уку елыннан Русиянең барлык мәктәпләрендә дә бердәм дәресләр расписаниесе кертелде. Бу барлык укучыларның да көндәлекләрендә бертөрле расписание булачак дигәнне аңлатмый. Яңалыкның максаты –─ барлык мәктәпләрдә дә предметларны өйрәнүнең бер үк вакытта баруын тәэмин итү. Мәсәлән, укучы, Самарадан Уфага күчеп килә икән, монда укуын тыныч кына дәвам итә алачак, чөнки программа охшаш, бертөрле катлаулылыкта, өстәвенә, дәреслекләр дә бер үк. Укучыга да яңа коллективка җайлашу җиңелрәк, укытучыга да.
Гомумән алганда, бердәм расписание балаларга йөкләнешнең артуына каршы һәм уку процессын тигез итеп бүлүгә юнәлтелгән.
Өй эшенә һәм контроль эшләргә лимитлар
Властьлар укучыларның укудан тыш ял һәм хоббига вакыты калсын өчен дә хәстәрлек күргән. Өй эшләрен һәм контроль эшләрне башкаруга вакытны чикләүче нормативлар барлыкка килде. Мәсәлән, беренче сыйныф укучысы өйдә дәрес әзерләп бер сәгатьтән артык утырырга тиеш түгел, ә бишенче сыйныф укучысы — күп дигәндә ике сәгать. 9-11нче сыйныфларда исә өй эшен башкаруга 3,5 сәгатьтән дә артык вакыт сарыф ителергә тиеш түгел.
Контроль һәм тикшерү эшләре фәнне үзләштерүгә бүленгән уку вакытының 10 процентын гына алырга тиеш булачак. Контроль эшләрне бер-ике дәрес дәвамында башкарачаклар, тикшерү эшләренә бер дәрес –─ 45 минут бирелә.
Туган як тарихы
1 сентябрьдән мәктәпләрдә “Җәмгыять белеме” дәресләре кыскартыла башлаячак. 6-7нче сыйныфларда бу дәресне мәктәп программасыннан тулысынча алачаклар: белгечләр, өйрәнелә торган материаллар бу яшьтәге укучылар өчен артык катлаулы, дигән нәтиҗәгә килгән. 8нче сыйныфта ул әлегә кала, әмма 2026 елның сентябреннән “Җәмгыять белеме” 9-11нче сыйныф укучыларына гына укытылачак. Мәгариф министрлыгында, бу фәнне кыскарту ГДИ тапшыруны катлауландырмаячак, чөнки имтиханны яңартылган курска җайлаштырачаклар, дип белдерделәр.
Уку программасына “Җәмгыять белеме” урынына тарих, шул исәптән 5-7нче сыйныф укучылары өчен яңа курс — “Туган як тарихы” кертеләчәк, анда укучыларга төбәк тарихы укытылачак, республиканың милли күптөрлелеге турында сөйләячәкләр һ. б.
Яңа мәктәпләр
Ел ахырына кадәр республикада дүрт яңа уку йорты эшли башлаячак. Балалар бакчалары булган мәктәпләр Уфа районының Шмидтово авылында һәм Әбҗәлил районының Әскар авылында ачылачак.
Уфаның “Затон-Восточный” бистәсендә укучыларны яңа мәктәп кабул итәчәк, шулай ук, Кузнецов Затонында 2200 урынлык –─ Идел буе федераль округында иң зур мәктәп ачылуга әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез: соңгы алты елда Башкортстанда 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы ачылды. Быел Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Президент Владимир Путин хуплаган башлангычы белән Республика математика лицей-интернаты төзелеше башланды, анда бөтен төбәктән сәләтле балалар укыячак.
Федераль программа буенча республикада гомум бәясе 11 миллиард сумга 181 мәктәп ремонтланды. Быел төзүчеләр 35 мәктәпне, 2 балалар бакчасын һәм 2 колледжны яңартты. Планда –─ тагын 41 бинаны тәртипкә китерү.
Лагерьлар яңартыла
Башкортстан Башлыгы 2030 елга кадәр шәһәр яны лагерьларын яңарту буенча төбәк программасын эшләргә кушты. Барлыгы 102 лагерь бар, шуларның 57се –─ ел әйләнәсенә һәм 45е сезонлы эшли. Ел саен республика балалар лагерьлары 500 меңнән артык баланы кабул итә. Быел җәйге ялга безгә Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан –─ 600 бала, Беларусь һәм Үзбәкстаннан балалар төркемнәре килде.
Балалар уңайлы шартларда ял итсен өчен республикада тиз җыела торган торак модульләре төзелә. Баймак районында “Орленок” балалар лагеренда шундый ике модуль барлыкка килде дә инде. Киләсе елда Туймазы һәм Зианчура районнарында ике модуль төзергә планлаштыралар.
Грантлар һәм шифаханәгә юлламалар
Башкортстан яшь, инициативалы укытучыларга актив ярдәм итә. Биш ел эчендә шундый 525 педагог дәүләттән финанс ярдәме алды, алар 690 мең сумлык грантка ия булды. Ә 1 сентябрьдән авыл мәктәпләренең иң яхшы 50 директорына шундый ук күләмдә грантлар биреләчәк. Балалар бакчалары тәрбиячеләренә ярдәм күрсәтү дә дәвам итәчәк, аларга түләүләр 575 мең сум тәшкил итә.
Быел укытучыларны беренче тапкыр урындагы шифаханәләргә юлламалар белән бүләкләячәкләр. Сентябрьдә аларны меңгә якын педагог алачак. Радий Хәбиров белдерүенчә, бу практика ел саен уздырылачак.
Безнең бурыч – якташларыбызның батырлыгын истә тоту
Ел ахырына кадәр республиканың 104 мәктәбенә төрле еллардагы Геройлар исеме биреләчәк, “Геройлар парталары” ачылачак. Исегезгә төшерәбез: узган уку елында 20 мәктәп Советлар Союзы, Русия Федерациясе Геройлары, Дан орденнарының тулы кавалерлары һәм республиканың күренекле эшлеклеләре хөрмәтенә аталды. 78 уку йорты фасадларында СВОда катнашучылар хөрмәтенә мемориаль тактаташлар урнаштырылды.
Башкортстанда барлык һәйкәлләр, мемориаллар, обелисклар реставрацияләнде. Тематик күргәзмәләр уза, мәктәп музейлары оештырыла, эзләнү отрядлары эшли. 16 меңнән артык унынчы сыйныф укучысы Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркындагы “Авангард” уку үзәге базасында хәрби әзерлек узды.