+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 сентябрь 2025, 10:08

“Өч таган” эзеннән

Дүртөйле районының “Венеция” балалар ял лагеренда икенче смена М. Кәримнең билгеле повестена нигезләнеп оештырылдыДүртөйле районының “Венеция” балалар ял лагеренда икенче смена быел “Өч таган – Венециядә җәйге маҗаралар” дип аталды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мостай Кәримнең “Өч таган” повестена нигезләнеп оештырылды.

“Өч таган” эзеннән“Өч таган” эзеннән
“Өч таган” эзеннән

Отрядлар башкорт халкы тарихы белән бәйле исемнәр һәм девизлар сайлады: “Батырлар”, “Курай”, “Кымыз”, “Сабантуй”. Лагерьда егерме бер көн дәвамында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим повесте сюжетына бәйле чаралар узды. “Хәзинә” республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе үткәргән шигъри мәктәпнең иҗади дәресләрендә катнашып, “Минем тирмә”, “Башкортстанның җиде могҗизасы” презентацияләренә әзерләнеп, отрядларның легендаларын һәм флагын уйлап чыгарып, үсмерләр тарихи вакыйгалар дөньясына чумды, яңа идеяләр белән канатланды, дуслашты. Сугыштан соңгы еллар мохитенә һәм башкорт авылының үзенчәлекле мәдәниятенә тулырак “чуму” өчен лагерь территориясендә тирмә урнаштырылды. Аның янындагы агачлар кулдан эшләнгән халык орнаментлары белән бизәлде. Лагерьның мини-музее комарткылары да тарихи үткәнне күзаллауга ярдәм итте. Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбе – “Венеция” лагереның партнеры музейда “Башкорт мотивлары” картиналар күргәзмәсен урнаштырды.
Лагерьда уктан ату буенча осталык дәресләре һәм атка атланып йөрүләр кызлар һәм малайларның күңеленә бик хуш килде. Иҗат сәгатьләрендә балалар үзләре дә хикәяләр язды, җырлар башкарды, шигырьләр укыды, музыка тыңлады, кул эшләре белән шөгыльләнде.
Сменаның кульминацион мизгеле үсмерләрнең “Өч таган” повестеннан өзекләр сәхнәләштерүе булды. Балалар повестьның эчтәлеге хакында фикер алышты, әсәр геройларының чын батыр егетләр булуын ассызыклады, бүген махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз азатлыгын кулына корал алып яклаучы яугирләребезнең дә мондый бөек әсәрләр прототибы булырга хаклы булуын билгеләде.
Сменада ял иткән балалар өйләренә якты тәэссоратлар белән таралышты. “Өч таган – Венециядә җәйге маҗаралар” программасының авторы – “Венеция” шифаханә-профилакторие директоры Зөлфия Зәкәрина. Фәһемле проект “Хәзинә” иҗтимагый оешмасы, Дүртөйле сәнгать мәктәбе һәм Дүртөйле шәһәр китапханәсе тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Ләлә Мөкминова.
Дүртөйле районы.

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас