+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 сентябрь 2025, 09:35

Укытучыларның хезмәт хакы артамы?

Илнең өч төбәгендә аны яңача түли башладылар.

Укытучыларның хезмәт хакы артамы?Укытучыларның хезмәт хакы артамы?
Укытучыларның хезмәт хакы артамы?
Русия Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын түләүнең яңа системасы өстендә эшли. Русиянең өч төбәгендә бу уку елыннан тәҗрибә башланды: укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башладылар.

"Хезмәткә түләүнең яңа системасы буенча пилот проекты кысаларында өч төбәк сайланды, һәм бу уку елыннан анда хезмәт хакын исәпләүнең бердәм критерийларын булдырачакбыз", — дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.

База оклады, стимуллаштыру һәм компенсация түләүләре исәпкә алыначак. Хәзер хезмәт хакының 70 проценты фиксацияләнгән, ә 30 проценты стимуллаштыручы түләүләр булачак.

Министр белдерүенчә, педагогларның хезмәт хакы, тигез булмаган түләүләрдән тыш, үтәкүренмәле булырга тиеш.
Бөтенрусия ата-аналар җыелышында Сергей Кравцов: “Мәгариф министрлыгы өчен төп бурыч – хезмәт өчен түләүнең яңа системасын булдыру, чөнки лаеклы һәм аңлаешлы керем - укытучы һөнәренең абруен күтәрүдә төп пункт”, — дип белдерде.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас