

Эксперимент барышында металлны махсус җайланмада, зур булмаган цилиндр формасындагы мичтә җылыталар. Температура шундый - 500 градустан артык. Аннары кызган үрнәкне акрынлап сузалар. Галимнәр перчаткаларда һәм пинцет белән эшли, ә сузылу процессы турындагы бөтен мәгълүмат компьютер программасына языла.
Экспериментның асылы - төрле температураларда һәм деформация тизлекләрендә сынаулар үткәрү нәтиҗәләре буенча үтә пластиклыкның оптималь режимын билгеләү. Сынауларның берсенең нәтиҗәсе рекордлы булды. Металл 4000 проценттан да артыграк сузылган. Сузу графигындагы йөкләнеш күрсәткечләре шулкадәр түбән төште ки, үрнәкнең сузылу-сузылмавын билгеләү мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта үрнәк мичтә беркетелә торган аскы эләктергеч хәтта аның чикләреннән дә чыккан.
Фото: бст