+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 сентябрь 2025, 05:10

"Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе" конференциясе узачак

«Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе» халыкара конференциясе 2021 елдан башлап ике елга бер тапкыр Русия Фәннәр академиясе һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты тарафыннан үткәрелә.

"Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе" конференциясе узачак"Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе" конференциясе узачак
"Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе" конференциясе узачак

Чираттагы, өченче халыкара конференциясе 6 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр узачак һәм Русия Фәннәр академиясенең Металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтының 40 еллыгына багышланачак.

Конференциянең максаты: материаллар физикасы һәм механикасы, аларны эшкәртү технологияләре өлкәсендә тикшеренүләрнең актуаль юнәлешләрендә яңа фәнни нәтиҗәләр турында фикер алышу, тикшеренүләргә яшь галимнәрне җәлеп итү һәм аларның тикшеренү нәтиҗәләрен киң фәнни аудитория алдында сынап карау.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас