Безнең укучыларыбызның иминлеге ышанычлы кулларда. Аларны көн саен мәктәпкә тәҗрибәле водителебез Миңнезөфәр Габдрәүпов йөртә. Ул – 50 еллык стажы булган шофер, шуның 22 елында Кыңгыр-Мәнәвез авылы мәктәбендә эшли. Шуңа да аның исеме мәктәп укучыларының берничә буыны өчен кайгыртучанлык һәм хәвефсезлек синонимына әверелгән.
Миңнезөфәр 1954 елда шушы авылда туган һәм яшьтән үк тормышын әлеге һөнәр белән бәйләгән. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, ул туган авылына кайта, “Победа” колхозында хезмәт юлын водитель булып башлый.
2002 елның язында Зөфәр Хәләф улы мәктәп автобусы руле артына утырды. Монда ул гади водитель генә түгел, балаларның иминлеге сагында торучы да. Әлеге вазыйфа – бик җаваплы хезмәт, чөнки бу өлкәдә аларга иң югары таләпләр куела. Миңнезөфәр Хәләф улы аларның барысын да төгәл үти.
Ул үзенә ышанып тапшырылган “ГАЗель” автобусын бик яхшы белә. Һәр иртәдә рейска чыгар алдыннан аның техник торышын тикшерә. Тулы ышаныч белән әйтә алабыз: безнең водителебез юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үти. Аның фикеренчә, транспортның теләсә кайсы төрен йөртү өчен иң мөһим сыйфат – сабырлык һәм түземлек. Балалар белән эшләү җиңел түгел, әмма ул алар белән уртак тел таба, кирәк вакытта кисәтә дә.
Миңнезөфәр Хәләф улы, үз эшенең остасы буларак, коллективта да, әти-әниләр арасында да зур абруй казанды. Аны барыбыз да ихтирам итәбез.
Шунысы сөенечле: яңа уку елы алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең мәктәпкә өр-яңа автобус тапшырды. Бу көнне Миңнезөфәр Хәләф улы төбәк җитәкчесе кулыннан “Рәхмәт хаты” алды. Безнең өчен бу – зур горурлык!
Миңнезөфәр Хәләф улына сәламәтлек, иминлек, һәрвакыт тигез һәм хәвефсез юллар телибез!
Римма ӘХМӘТОВА,
Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбе директоры.
Бишбүләк районы.
Автор фотосы.