+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 сентябрь 2025, 05:50

Укытучылар премиясе исәбенә кесәсен калынайткан...

Башкортстанда мәктәп директоры суд каршында җавап тотачак.

Укытучылар премиясе исәбенә кесәсен калынайткан...Укытучылар премиясе исәбенә кесәсен калынайткан...
Укытучылар премиясе исәбенә кесәсен калынайткан...
Белоретта мәктәп директорын үз кул астындагыларның премияләрен урлауда гаепләп хөкем итәчәкләр. Бу хәлнең нечкәлекләре турында Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

2019 елдан 2023 елга кадәрге чорда гаепләнүче укытучылар өчен генә билгеләнгән түләүләрне педагог булмаган мәктәп хезмәткәрләренә яздырган.

Акча алганнан соң, гаепләнүче үз хезмәткәрләрен Мәгариф министрлыгы аңа түләү сыйфатында артык исәпләнгән акчаларны алырга рөхсәт итте, дип ышандырган.

Гомумән алганда, гаепләнүче 250 мең сумнан артык акча урлаган. Аның банк счетына арест салынган. Тиздән эшне суд караячак.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас