+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 сентябрь 2025, 10:25

Грантлар туган телләрне үстерә

Дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсы старт алды.

Грантлар туган телләрне үстерәГрантлар туган телләрне үстерә
Грантлар туган телләрне үстерә
Бүген 2025 елда Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен Башкортстан Башлыгы грантларын бирүгә конкурс старт алды. Конкурс 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектны гамәлгә ашыруга 2,5 миллион сумга кадәр финанслау алырга мөмкин. Конкурста 1 елдан артык юридик теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Коммерциягә карамаган хөкүмәтнеке булмаган бер оешма конкурста катнашуга бердән артык гариза бирергә хокуклы түгел. Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2026 елның 1 февраленнән дә иртәрәк башланмаска һәм 2027 елның 31 гыйнварыннан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Конкурста Башкортстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә теркәлгән коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар катнаша ала, әгәр аларның проектлары Башкортстаннан читтә башкорт телен үстерүгә һәм саклауга юнәлтелгән булса.

— Без яшь аудиториягә юнәлтелгән проектларны күбрәк күрергә теләр идек. Бигрәк тә мобиль уеннар, интерактив кушымталар һәм компьютер программалары кебек заманча санлы алымнар тәкъдим итүче проектларны. Бу инструментлар балада кечкенәдән үк аңа күнеккән санлы мохиттә телгә кызыксыну формалаштырырга һәм укуны күңелле маҗарага әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Русия төбәкләрендә башкорт теле буенча гаилә клубларын булдыру проектларын аерып күрсәтергә кирәк. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә һәм башка субъектларда гамәлгә ашырылды инде. Алар җанлы аралашу үзәкләренә әвереләчәк һәм үз телеңне һәм мәдәниятеңне онытмаска ярдәм итәчәк, – дип белдерде Фондның генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Мондый конкурсны уздыруның 5 елында республика Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан барлыгы 280 миллион сумлык 167 проект хупланган. Проектлар ел саен гамәлгә ашырыла. Алар башкорт, урыс, татар, белорус, мари, чуваш, мордва, удмурт халыкларының телләрен яңа форматлар һәм алымнар ярдәмендә популярлаштыруга ярдәм итә. Былтыр шундый ук конкурста 33 оешма җиңеп чыккан, алар исәбенә Русиянең башка субъектларыннан: Пермь краеннан, Мәскәү шәһәреннән, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләреннән дә оешмалар керде.

Заявкалар кабул итү барышында Фонд хезмәткәрләре грант заявкалары буенча аерым консультацияләр уздырачак. Мәгълүмат Фондның социаль челтәрләрендә бастырылачак: https://vk.com/grantrbhttps://t.me/grantrb.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас