

Команда капитаны Ольга Бражникова әйтүенчә, «Безнең төп максат – көндәш тактикасына яраклаша алучы робот булдыру. Әлеге ярыш безгә зур тәҗрибә бирәчәк».
Тимур Чернов робот конструкциясе өчен җаваплы. «Роботларны төзегәндә стандарт булмаган инженерлык чишелешләре кулландык», – диде ул. Команданы тәҗрибәле остазлар әзерли: алар - Азат Дәминов (программалаштыру), Сергей Гусятников (консультация) һәм Ришат Хөсәенов (гомум әзерлек).
«Роботлар көрәше» трансляциясен 11 октябрь көнне УУНиТның рәсми төркемнәрендә онлайн карап булачак.
Фото: mgazeta.com