+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 сентябрь 2025, 13:55

Уфа укучысы — абсолют җиңүче!

Радий Хәбиров Халыкара олимпиадада җиңүче София Салангинаны бүләкләде.

Уфа укучысы — абсолют җиңүче!Уфа укучысы — абсолют җиңүче!
Уфа укучысы — абсолют җиңүче!

Бүген Хөкүмәттә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Уфаның 93нче физика-математика лицееның 11нче сыйныфы укучысы София Салангинага һәм аның остазларына – биология укытучысы Анна Вайнга һәм Республика балалар экология-биология үзәге директоры Екатерина Кошелевага Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу айда «Сириус» федераль территориясендә Климат үзгәрү һәм экология проблемаларына (IOCE) багышланган Халыкара олимпиада узды. Анда 11 илдән балалар катнашты. Атна дәвамында алар бөтен дөньядан әйдәүче галимнәр тикшеренүләр алып барган мәсьәләләрне хәл итте.

София Салангина шәһәрдәге үлән үсемлекләренең атмосферадагы углекислый газ микъдары йогынтысына багышланган проектны тәкъдим итте. Теоретик һәм практик турлар нәтиҗәләре буенча Уфа кызын абсолют җиңүче дип таныдылар.

– Бу җиңү — системалы эш нәтиҗәсе. Безнең яшьләр даими рәвештә Бөтенрусия һәм Халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулый, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — София, алга таба кайда гына укысагыз да, без бөтен республика белән Сезгә уңышлар телибез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас