Сыйфатлы белем бирү өчен сыйныфта балалар саны 20 кешедән артмаска тиеш, шул ук вакытта Русия мәктәпләрендә бу сан 45кә җитә. Бу хакта “Укытучы” төбәкара мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәистәше Всеволод Луховицкий белдерде.
Шулай итеп, В. Луховицкий, Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның сыйныфта уку материалын нормаль үзләштерү өчен балалар саны 25 кешедән артмаска тиеш, дигән идеясен шәрехләде.
Шул ук вакытта, эксперт билгеләп үтүенчә, һәр мәктәп балалар саны күбрәк булсын өчен тырыша, чөнки финанслау җан башына карап башкарыла.
“Закон нигезендә сыйныфларда 20 укучы булырга тиешлеген билгеләргә кирәк, бу – идеаль вариант. Башлангыч мәктәп өчен балалар саны хәтта азрак булырга тиеш”, – дип саный Всеволод Луховицкий.
Динар Кәлимуллин фотосы.