Республиканың белем бирү учреждениеләрендә заманча яхшы шартлар булдыру буенча максатлы эш дәвам итә. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән мәктәп биналарын капиталь ремонтлауны күздә тотучы федераль программа ярдәмендә күләмле эшләр башкарылды.
“Мәгариф – безнең аерым игътибарда. Безнең балаларга һәр мәктәптә – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа төзелгән бистәләрендә дә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар булдырылуы мөһим”, – дип билгеләгән иде 2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.
Шунысы куанычлы: өстенлек авыл мәктәпләренә бирелде. 2026 елга кадәр Президент программасына республиканың 365 мәктәбе кертелгән. Искергән мәктәп биналарын яңарту буенча максатлы эш үзенең матур нәтиҗәләрен бирә.
Ил Президенты программасы буенча яңартылган мәктәпләр арасында Благовар районының белем учаклары да бар. Әйтик, Таң һәм Кашкалаша авылларындагы белем учакларында озак еллар ремонт үткәрелмәгән була. Русия Президенты программасы буенча 2022 елда ремонт барышында биналар тулысынча яңартылды, биредә түбә, идәннәр алмаштырылды, яңа тәрәзәләр куелды, уку кабинетлары яңа төс алды. Заманча җиһазлар урнаштыру мәктәпләрне тагын да матурлады. Бердәм тырышлык белән мәктәп ихаталары төзекләндерелде. Соңрак шундый ук ремонт Языково урта мәктәбендә дә үткәрелде. Яңартылган белем учаклары хәзер Благовар районының горурлыгы булып тора.
– Безнең мәктәп 1988 елда төзелгән иде, моңа кадәр анда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалганы булмады. Нәкъ менә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль башлангыч уку йортын сыйфатлы итеп үзгәртергә мөмкинлек бирде.
– ди Кашкалаша мәктәбе директоры Хәлим Гыйльванов. – Республика Башлыгы Радий Хәбировның эш барышын контрольдә тотуы нәтиҗәсендә, капиталь ремонтны без бик кыска вакыт эчендә – 5 айда төгәлләдек. Аның кысаларында мәктәптә барлык җиһазлар, шул исәптән, ашханәдә дә яңартылды, мәктәп территориясе төзекләндерелде. Әлбәттә, мондый шартларда уку һәм эшләү аерым рух күтәренкелеге өсти.
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты чаралары планы кысаларында республика мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре киң колач алды. Мәктәпләргә очрашуларга барганда без “Үсеш нокталары”ның эшчәнлеге, андый үзәкләрдә укучыларның кызыксынып, мавыгып башкарган уңышлы эшләре белән танышабыз.
Краснокама районының Куян мәктәбендә булганда нәкъ менә шундый кызыксынучан, белемле, тәрбияле кызлар һәм егетләрне күреп сокландык. Биредә төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге эшли. Шулай ук, “Технология”, “Информатика”, “ОБЖ” буенча эш зоналары һәм коворкинг, медиа һәм шахмат кунак бүлмәсе зоналары булдырылган.
Эш өчен күпфункцияле җайланма, укытучылар өчен махсус ноутбуклар, 3-Д җиһазлар, фотоаппаратлар, планшетлар, квадрокоптерлар, виртуаль шлемнар, технология буенча күпфункцияле эш кораллары, шахматка өйрәтү өчен комплектлар, төрле тренажерлар сатып алынган.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә районыбызның мәгариф учреждениеләре соңгы берничә елда үсешә һәм уңышларга ирешә”, – дип билгеләде мәктәп укытучылары.
Бүздәк районының Сабай мәктәбендә 2022 елдан эшләп килүче “Үсеш ноктасы” программасы да балаларның сәләтен үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачкан. Хәтерегездәме, элек һәр өйдә, мәктәпләрдә радио тавышы һәрвакыт яңгырап тора иде. Сабайлылар да нәкъ менә шул матур традицияне тергезгән. Мәктәптә “Зур тәнәфес” радио тапшырулары оештыру, укучыларның үзләрен алып баручы ролендә сынап карау мөмкинлеге булу да – нәкъ менә “Үсеш ноктасы”ның бер юнәлеше.
Башкортстан җиһазландырылучы мәктәпләр саны буенча алдынгылар сафында бара, республика Русиядә – 4нче, Идел буе федераль округында 1нче урынны били. Барлык районнардагы 711 мәктәп яңа җиһазлар алачак.
Республика Башлыгы педагогларның август киңәшмәсендә билгеләп үтүенчә, төбәктә мәктәпкәчә яшьтән югары белемгә кадәр барлык белем бирү дәрәҗәләре дә актив яңартыла. Соңгы алты елда Башкортстанда 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы ачылды. Федераль программа буенча 11 миллиард сумга 181 мәктәп бинасы ремонтланды, бу – ил буенча икенче күрсәткеч. Быел программа кысаларында яңартылган 35 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 колледж үз ишекләрен ачачак. Киләсе елда гомум суммасы 3 миллиард сумга 41 мәктәп бинасы тәртипкә китереләчәк.
– Мәктәпләрне яңарту федераль программасы – безнең өчен зур ярдәм. Бу мөһим башлангыч өчен Президент Владимир Путинга рәхмәтлебез. Республикада – 1200дән артык мәктәп, һәм хәзер бездә аларны яңарту мөмкинлеге бар, – диде Радий Хәбиров. – Без үзебез дә уку йортларын ремонтлыйбыз, яңаларын төзибез. Бу мәсьәләгә комплекслы караш булу мөһим.
“Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендә кабинетларны заманча җиһазлар, укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү каралган. Агымдагы елда республика мәктәпләрендә Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре һәм хезмәт (технология) кабинетлары җиһазландырылачак. Бу максатларга тотынылачак акчаларның гомум күләме 203,5 миллион сум тәшкил итә. Модернизация нәкъ менә шушы фәннәр кабинетларыннан башлана, чөнки аларда яшь буын үз Ватанын яратырга һәм сакларга, зур һәм кече Ватанга хезмәт итәргә өйрәнә.
Быел мәктәпләрнең уку кабинетларын, дәресләрнең эчтәлеген яңартуны исәпкә алып, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. “Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре” фәне “Хәрби әзерлек. Хәрби белем нигезләре” модуле белән тулыландырылган. “Хезмәт (технология)” фәнендә яңа бүлекләр барлыкка килде, ә “Робототехника” бүлеге 7нче, 8нче, 9нчы сыйныфларда пилотсыз авиация системаларын өйрәнү, аларны конструкцияләү, программалаштыру, шулай ук пилотлаштыру темалары белән тулыландырылды.
Төбәктә педагогларга ярдәм чараларының артуын укытучыларның август киңәшмәсендә Радий Хәбиров та билгеләп үтте. Биш ел эчендә 525 яшь укытучы 690 меңәр сумлык грант алды. 1 сентябрьдән шундый ук мөмкинлекне 50 авыл мәктәбе директоры алачак. Былтыр балалар бакчаларының иң яхшы 75 педагогы беренче тапкыр грантларга ия булды (һәрберсе 575 мең сум күләмендә). Быел тагын 50 тәрбияче грантлар алачак.
– Узган елда мин укытучыларыбызга республика шифаханәләрендә ял итү һәм сәламәтлекләрен тергезү мөмкинлеге бирергә кушкан идем. Быел 1 сентябрьдән бер мең укытучыбыз шифаханә-курортта дәваланачак. Бу практика ел саен уздырылачак, – диде республика җитәкчесе.
Римма Мөдәрисова,
Дүртөйле 1нче мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, “Урыс теле һәм әдәбияты
ел укытучысы-2022” конкурсының “Инновацион технологияләрне куллану” номинациясендә җиңүче, Башкортстанның “Самый классный “классный”-2025” конкурсы җиңүчесе:
— Безнең мәктәптә 2020 елдан “Росгвардия” гаскәрләре федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе сыйныфлары ачылды. Минемчә, бу — мәктәпнең үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә зур казанышы. Кадетлар көне режимына, дәресләрдән тыш, спорт, хәрби әзерлек, химик яклау буенча күнекмәләр дә кертелгән. Яшь росгвардиячеләр сабырлык, югары дәрәҗәдәге дисциплина, җаваплы булулары белән аерылып тора.
Кадетларның традицияләре дә барлыкка килде, бу исә алар белән эшләүнең тәрбияви мөмкинлекләрен көчәйтергә ярдәм итә. Мондый традицион чараларда аерым билге буларак, берет алу хокукына сынаулар үткәрү аерым урын алып тора. Кадетлар тарих, география буенча белемнәрен һәм хәрби әзерлектә гамәли күнекмәләрен күрсәтә. Мондый сынаулар җиңүгә омтылышны, иптәшлек-дуслык рухын үстерә.
Мәктәп аерым гына эшләми: ул — “Росгвардия”нең Башкортстан буенча идарәсе, ДОСААФ, Дүртөйле районы Хәрби комиссариаты, Стәрлетамак шәһәренең 23нче күппрофильле мәктәбе һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек итә.
Узган елның августында мәктәп “Росгвардия”нең югары хәрби уку йортлары — Жуков орденлы Санкт-Петербург хәрби академиясе, Жуков орденлы һәм Кызыл Байраклы Саратов хәрби институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу безнең мәктәпкә уку йортларыннан шефлык ярдәме алырга гына түгел, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына укырга кергәндә ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.