+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Октября 2025, 07:10

Ясалма интеллект дәресләре укытыла

Агымдагы елның сентябреннән Пекин мәктәпләрендә ясалма интеллект дәресләрен керткәннәр.

Ясалма интеллект дәресләре укытылаЯсалма интеллект дәресләре укытыла
Ясалма интеллект дәресләре укытыла
 Аны 1нче сыйныф балаларыннан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр өйрәнәчәк. Һәр мәктәп бу дәресләргә семестрга ким дигәндә 8 сәгать бүлеп бирергә тиеш.

Кытайда балалар хәзер рәсем ясап һәм укып кына калмый – алар роботлар белән уйный һәм компьютерның “баш мие” ничек эшләвен өйрәнә. Бу классик мәгънәдә программалаштыру түгел. Бу – сабыйга да аңлаешлы телдә киләчәк белән танышу. Ә югары сыйныфларда – инде җитди проектлар. Укытучылар өчен махсус яңадан әзерләү курслары эшли башлаган.
Пекин – әле башы гына. Якындагы елларда ясалма интеллект дәресләре укытуны бөтен ил буйлап кертергә планлаштыралар.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас