+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 октябрь 2025, 05:55

Педагогларга – яңача хезмәт хакы

Укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башладылар.

Педагогларга – яңача хезмәт хакыПедагогларга – яңача хезмәт хакы
Педагогларга – яңача хезмәт хакы
Русиянең Мәга­риф министрлыгы укытучыларга хез­мәт хакын түләүнең яңа системасы өс­тен­дә эшли. Русия­нең өч төбәгендә бу уку елыннан тәҗ­рибә үтә: укытучыларга хезмәт хакын яңача түли башладылар.

“Хезмәткә түләүнең яңа системасы буенча пилот проекты кысаларында өч төбәк сайланды, һәм бу уку елыннан анда хезмәт хакын исәпләүнең бердәм критерийларын булдырачакбыз”, – дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.
База оклады, дәртләндерү һәм компенсация түләүләре исәпкә алыначак. Хәзер хезмәт хакының 70 проценты фиксацияләнгән, ә 30 проценты дәртләндерүче түләүләр булачак.
Министр белдерүенчә, педагогларның хезмәт хакы, тигез булмаган түләүләрдән тыш, үтәкүренмәле булырга тиеш.
Бөтенрусия ата-аналар җыелышында Сергей Кравцов: “Мәгариф министрлыгы өчен төп бурыч – хезмәт өчен түләүнең яңа системасын булдыру, чөнки лаеклы һәм аңлаешлы керем – укытучы һөнәренең абруен күтәрүдә төп пункт”, – дип белдерде.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас