Мондый ярдәм чарасын Русия Иҗтимагый палатасы сәркәтибе урынбасары Владислав Гриб тәкъдим итте.
Аның фикеренчә, бу – педагогларның һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
“Педагоглар арасында торак мәсьәләсе кискен тора. Мәктәптә 25 елдан артык эшләгәннәргә түләүсез торак бирергә мөмкин дип саныйм”, – дип белдерә ул.
Дәүләт думасы депутатлары мәктәп укытучыларына дәүләт хезмәткәрләре кебек үк ташламалар булырга тиеш дип саный. Бу исемлеккә тиешле еллар эшләү буенча пенсия алу хокукы да керә. Ул картлык буенча страховка пенсиясеннән тыш түләнә. Чиновниклар өчен тиешле еллар эшләү буенча пенсиягә чыгу дәүләт хезмәтенең 19,6 елыннан соң мөмкин.
Хәзерге вакытта торакка мохтаҗ укытучылар социаль наем килешүе буенча чираттан тыш торак бирелү хокукына ия. Владислав Гриб, шулай ук, педагоглар өчен бүләкләр һәм исемнәр исемлеген киңәйтергә, ә Укытучылар көненә педагогларга ел саен акчалата бүләкләр бирергә тәкъдим итә.