

Бүген илебезгә белемле, кешелекле, Туган илен, халкын яратучы шәхесләр кирәк. Туган илебез өчен җан атып торучы, кыю һәм тәвәккәл, игелекле һәм миһербанлы кызлар һәм егетләр мәктәптә укытучылар үрнәгендә тәрбияләнә. Андый шәхесне тәрбияләү өчен укытучы зыялы, нурлы күңелле, тирән гыйлемле, төпле акыллы булырга, заман белән бергә атларга тиеш. Борай районының Мулла авылында туып-үскән Әлфия Әсләмова — әле санап үтелгән сыйфатларны үзенә туплаган милли җанлы, зәвыклы, киң карашлы, талантлы мөгаллимәләрнең берсе. Укытучы хезмәтен балачактан күреп-тоеп үскән Әлфия Ринат кызы бүген Борайның 2нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ул — укытучылар династиясен, педагог һөнәренә мәхәббәт буыннан-буынга тапшырыла торган күркәм традицияләрне дәвам итүче мөгаллимә. Бу һөнәргә хөрмәт, мәхәббәт аның канына балачактан сеңгән. Нәнәсе Саҗидә Салих кызы сугыштан соңгы авыр елларда балалар укыта. Хөрмәтле мөгаллимә Мулла мәктәбендә 40 ел дәвамында балаларга математика фәненнән белем бирә. Кечкенә Әлфиянең йөрәгенә укытучы һөнәренең асылын гына түгел, дини тәрбия нигезләрен дә салган, догалар, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәткән, намазга бастырган иң якын кешеләренең берсе әле ул.
Мулла мәктәбе гөрләп торган елларда ул Раяновлар гаиләсенең икенче йорты була, дисәк тә һич хата булмас. Әтисе, әнисе, Әлфия, энесе Ришат — барысы да көнозынына мәктәптә мәш килә, күңел почмагына җылы хатирәләре, тынгысыз мизгелләре белән кереп оялаган иң рәхәт вакытлар була ул. Абруйлы укытучылар хезмәт юлларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ринат Хәким улы укучыларга — физкультура, география, ә Эльмира Габдулла кызы математика, хезмәт дәресләре укыта. Ул елларда Мулла мәктәбе укучыларына башкалар бераз көнләшеп тә карый әле, чөнки Ринат абыйлары аларны кайларга гына алып бармый! Үзебезнең төбәктәге табигать матурлыгын күреп, илебезнең төрле почмакларына сәяхәт итеп үскән кызлар һәм егетләр укытучыларына бүген дә бик рәхмәтле. Әлбәттә, Әлфия белән энесе Ришат та әтиләреннән калмый, туган ягыбызның искиткеч гүзәллегенә сокланып үсә алар. Бәлки, Әлфиянең бүген өйдә тыныч кына утырырга яратмавына да нәкъ шул әтисе салган эзләр, сәяхәтләр башлангыч биргәндер. Хезмәт дәресләрендә кызларны тәмле ризыклар пешерергә, киемнәр тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәткән оста куллы әнисеннән тормышта хатын-кызга кирәк булган барлык серләргә төшенә ул. Әлфиянең зәвыклы киенүе, үз-үзен тотышы, итагатьле сөйләшүе, сабырлыгы — укытучы әнисе Эльмира Габдулла кызы үрнәгендә тәрбияләнгән асыл сыйфатлар.
Энекәше бер яшькә кече булса да, алар беренче сыйныфка икәү җитәкләшеп укырга бара. Шул көннән Әлфия-Ришат дигән исемнәр һәрчак бергә яңгырап, игезәкләр кебек, бер-берсеннән аерылмас апа белән энекәш булып үсә алар. Алга китеп, шуны да әйтик: Ришат Раянов та белеме буенча педагог, БДУның Бөре филиалы физкультура факультетында белем алган. Ләкин егет тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйли.
Әлбәттә, заманның каты җилләре Борай районы мәктәпләрен дә урап үтми, 2004 елда әлеге белем учагы төп гомуми белем бирү мәктәбе булып кала. 2010 елларда мәктәп бөтенләй ябылгач, балалар 10 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә укырга йөри башлый. Укытучы һөнәренә озак еллар хезмәт иткән Раяновлар гаиләсенә тормышларын төптән үзгәртергә туры килә. Ринат Хәким улы 2005 елдан авыл хуҗалыгы тармагына эшкә күчә, башта “Дэмен” колхозы рәисе була. Аннары аңа туган авылының авыр хәлдә калган колхозын ышанып тапшыралар. Барысын да яңадан тергезергә туры килә, хуҗалык бүген алдынгылар исәбендә. 2021 елда Ринат Хәким улына “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Әлеге көндә ул “Салават” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры булып эшли. Ә Эльмира Габдулла кызы Борай районының балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясендә хезмәт сала, бүген исә — “Салават” предприятиесенең баш бухгалтеры.
Әлфия, Мулла мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Борай авылының 1нче урта мәктәбенә укырга килә. Биредә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Лира Дүсмәтова, кызның туган телгә сәләтен күреп, олимпиадаларга, конкурсларга йөртә башлый. Андый бәйгеләр Әлфияне чыныктыра, ана теленә булган ихтирамын тагын да көчәйтә. Шуңа да Бөре социаль-педагогия академиясенең филология факультетына укырга кергәндә татар теленнән имтиханны бик уңышлы тапшыра ул.
— Студент елларында без һич кенә дә тик тормадык, барлык чараларның уртасында кайнадык. Ул вакытлар чагу, күңелле һәм бик актив үтте. Уку һәм фәнни эшчәнлектән тыш, “Биряночка” халык биюләре ансамблендә биедем, “Өмет” халык театрында уйнадым, төрле чаралар оештыручы булдым. Ә иң истә калганы — 4 курста укыганда Башкорт дәүләт педагогия университетында “Ана теле” Бөтенрусия студентлар педагогик осталык конкурсында җиңү яулавым. Әле дә хәтеремдә — 84нче Татар гимназиясендә бик уңышлы гына дәрес күрсәттем. Нәкъ менә шул бәйгедә җиңү миңа канатлар куйды, укытучы булу теләге тагын да көчәйде. 5 курста үзем укыган мәктәпкә практика үтәргә кайтканда киләчәктә тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләргә ныклы карар иткән идем инде, — дип дулкынланып искә ала студент елларын Әлфия.
2013 елда кулына диплом тоткан, күңелен якты хыяллар илһамландырган кыз Борай 2нче гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Ул вакытта мәктәп директоры Илдар Җиһаншин үзе дә, коллектив та яшь белгечне бик җылы кабул итә. Янәшәңдә ярдәм кулы сузучылар булганда беренче адымнарны ясарга да, тормыш мәктәбен үтәргә дә куркыныч түгел икән, ди Әлфия.
Мөлаем һәм нурлы йөзле, акыллы һәм тыйнак кызны мәктәптә укытып йөрүче Ришат бер күрүдә үк ошата. Яшьләрнең уй-фикерләре, тормышка карашлары туры килә. Алар икесе дә балачактан дин кануннары буенча яши, халкыбыз гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам белән карый. Ришат мәктәптә укыган вакытта ук Коръән укучылар бәйгесендә җиңү яулап, Мәккә шәһәренә барып белем алу бәхетенә ирешә. Бөре социаль-педагогия академиясен тәмамлап, 2нче гимназиягә эшкә кайта. Ришат Әсләмов 20 ел инде балаларга башкорт теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Шул ук вакытта Ришат Назыйф улы Борайның Кызыл мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын да башкара. Әйткәндәй, Әлфиянең дәү әнисе Мөнәвәрә Юныс кызы — шушы мәчетне төзүдә актив катнашкан остабикә, аны Борай халкы яратып, зур хөрмәт белән “Акъәби” дип йөрткән.
— Ришатны очратуым һич очраклы түгел кебек, бу исем балачактан күңелемә кереп урнашкан. “Ришат-Әлфия” дип мәктәп елларыннан ук колакта яңгырап тора. Иремнең исеменә ничек өйрәнермен икән дип уйлый идем, — дип елмая Әлфия. — Ришат әти белән энекәшемнең барлык яхшы сыйфатларын үзенә туплаган. Холкы, тәвәккәллеге, намуслы кеше булуы белән үзенә каратты ул. Мин үз-үземә ышанмаган очракта да ул ышаныч бирә, авырлыклар очраганда ярдәмгә килә, көч өсти. Үзенең эшләре, кылган гамәлләре белән яратуын күрсәтә белә ул.
Әсләмовлар турында аерым гына сөйләү җиңел дә түгел, ун ел бергә гомер кичерү чорында алар бик күп матур эшләр башкарган. Әлфия белән Ришат балаларны Ислам кануннары буенча тәрбияләүгә зур игътибар бүләләр. Алар икесе дә мәчеттә балаларга дин сабакларын өйрәтә, бәйрәмнәр үткәрә, бәйгеләр оештыра. Ришат Назыйф улы башлангычы белән мәчеттә зур ремонт үткәрелгән, 19 сентябрьдә аны ачу тантанасында бик матур чара оештырганнар. Бу зыялы мөселман гаиләсенә сокланучылар күп, алар һәрвакыт бергә, күңел биреп изге эшләр башкара. Дин әһелләре форумына, дини чараларга бергәләп йөриләр.
— Студент чакта “Ана теле” бәйгесендә 1нче урын алганнан соң, 2012 елда Казанга Яшьләр форумына бардым. Шул вакытта тормышымда яшел юл ачылды. 13 ел укытучы булып эшләү чорында бик күп мөһим чараларда, бәйгеләрдә катнашу бәхете тиде. Мин андый чаралардан илһам алып, канатланып кайтам. Бәйгеләр сәләтемне ача, тәҗрибә тупларга, төрле карашлы педагоглар белән танышырга мөмкинлек бирә, — ди мөгаллимә.
Әлфия Ринат кызы — “Яшь укытучы-2016”, “Татар теле ел укытучысы-2018” муниципаль этаплары җиңүчесе, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018” республика конкурсы лауреаты, ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенрусия осталык дәресе бәйгесендә җиңүче. Мөгаллимә педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премия белән бүләкләнә, яшь, перспективалы авыл педагогы буларак, республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан грант ала. Әлбәттә, тырыш, чәмле, белемле, үз һөнәреңә тугры булуның нәтиҗәсе бу.
Укытучы даими эзләнүдә, үсештә булырга тиешлегенә яхшы төшенгән Әлфия Ринат кызы 2014 елда — беренче, 2017 елда югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы исемен яклый. 2016 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының “Педагогик белем” магистрлык программасын фәнни җитәкчесе, остазы Илшат Насипов җитәкчелегендә уңышлы үтеп, магистр квалификациясен ала. Ул район һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда чыгыш ясый, үз-үзен, белемен һәм укыту алымнарын камилләштерү өстендә даими эшли. Педагогның яңа технологияләр кулланып, дәресләрне һәм сыйныфтан тыш чараларны үз авторлык эшләнмәсе бар. Шулай ук, аның дәреслекләр төзү буенча автордаш булып торуын да билгеләп үтәргә кирәк.
— Гимназия директоры Алик Рамил улы һәм безнең бердәм, тату коллектив нинди генә башлангычка тотынсам да, бәйгеләрдә катнашырга уйласам да, һәрвакыт хуплап, ярдәм кулы сузып тора. Безнең уку йортында татар теле дәресләре 1нче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Туган телләр кафедрасында иҗади карашлы, милләт җанлы укытучылар хезмәт сала. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, туган телләр атналыгы, төрле чаралар үткәргәндә киңәшләшеп эшлибез, — ди мөгаллимә.
Әйтергә кирәк, иҗади эшләүче укытучы мәктәптә озак еллар татар КВН командасын җитәкли. 2018, 2019 елларда “Каз тәпие” командасы КВН буенча республика фестивалендә призер исемен яулый. Әлфия Ринат кызының укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика һәм төбәкара олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, республика данын чит төбәкләрдә дә яклый.
— Без ана теле дәресләренә бик теләп йөрибез. Әлфия Ринат кызы дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрә, аның сөйләгәнен тыңлап утыруы да рәхәт. Дәрестән соң олимпиадаларга, төрле иҗади чараларга бергәләп әзерләнәбез. Укытучыбыз безне Уфага, Казанга еш алып бара, тел һәм әдәбият буенча белемебезне сынап карарга мөмкинлек бирә, сәләтле яшьтәшләребез белән таныштыра, — дип сөйләде гимназия алдынгылары Азалия Шәрәфиева, Гөлназ Мансурова һәм Илдан Шәйдуллин.
Әйе, укытучы үзе сәләтле, максатчан, кызыксынучан булса гына аның укучылары да нәкъ шундый була. Әлфия Ринат кызы — күпкырлы шәхес. Ул бер казанда гына кайный торган ханым да түгел, аның кызыксынулары, шөгыльләре дә төрле. Укытучылык эшеннән тыш, Әлфия Ринат кызы матурлык салонын ачкан. Анда ул гүзәл затларны милли чараларга, никахка әзерли. Шул ук вакытта район гәзитендә корректор булып эшләргә дә өлгерә.
Бер өйдә ике укытучы булуның кыен яклары да бардыр, мөгаен, дип кызыксынабыз Ришат Назыйф улыннан.
— Киресенчә, уңай яклары бик күп аның. Һәр эшне киңәшләшеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап башлыйбыз. Бу җәһәттән Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, танылган галим-педагог Вил Казыйхановлар гаиләсе белән аралашып яшәү дә зур тәҗрибә бирде. Вил Суфиян улы белән Фәүзия Гыйният кызының бер-берсенә мөнәсәбәте, аларның гаилә тормышы безгә үрнәк булды, — ди ул.
Укытучы — бик җитди һөнәр. Кечкенә бала күңеленә бу һөнәр иясе нинди юл салса, киләчәктә аның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Әлфия һәм Ришат Әсләмовлар кебек укытучылар салган эзләрдән атлаган балаларның киләчәге якты һәм бәхетле булуында шик юк.
Динар Кәлимуллин фотосы.