

Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уздырылучы чара фән, мәгариф һәм икътисадның реаль секторы арасында технологик лидерлык гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән диалог өчен төп мәйданчык булачак.
Конференциянең беренче этабы октябрь башында Чиләбедә уңышлы үтте. Чараның төп темасы - "Сәнәгатькә инновацияләр кертүдә фән һәм алдынгы эшләнмәләрнең ролен билгеләү".
Конференциядә катнашучыларны бай программа көтә. Чара «Технологик лидерлыкны тәэмин итү: фән һәм индустриянең роле» пленар утырышы белән ачылачак. Анда фән һәм производствоның үзара хезмәттәшлегенең стратегик мәсьәләләре каралачак.
Фото: pravitelstvorb.ru