+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 октябрь 2025, 14:17

Борчакны гибридлаштыру буенча уңышлы эксперимент тәмамланды

Уфа кампусында урнашкан Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Башкорт дәүләт аграр университеты «Агробиотехнологияләр» лабораториясендә фитотрон камерасында үстерелгән борчак гибридларының икенче уңышы җыелды. Эксперимент климат камерасында 3 ай дәвам итте һәм «Приоритет 2030» программасы кысаларында үстерелгән авыл хуҗалыгы культураларын тизәйтелгән селекция ысулы белән камилләштерүгә юнәлтелде.

Борчакны гибридлаштыру буенча уңышлы эксперимент тәмамландыБорчакны гибридлаштыру буенча уңышлы эксперимент тәмамланды
Борчакны гибридлаштыру буенча уңышлы эксперимент тәмамланды

Фәнни хезмәткәрләр гибридлаштыру өчен Русиядә селекцияләнгән перспективалы сортлар — «Путник», «Памяти Попова», «Родник» сортларын кулланды. Һәр эксперименталь тартмага һәр сорттан 20шәр орлык чәчелде.

— Бу эшләр борчакның тизәйтелгән селекциясен үстерүдә мөһим адым, — диде лабораториянең кече фәнни хезмәткәре Римма Абдуллина. — Студентларыбызның бердәм эше һәм заманча технологияләр нәтиҗәсендә кыйммәтле гибрид комбинацияләр алдык. Алар киләчәктә югары уңышлы яңа сортлар нигезе була ала.

Эксперимент нәтиҗәсендә фенотипик анализ өчен кыйммәтле материал тупланды. Бу мәгълүматлар нигезендә яңа, югары уңыш бирүче һәм төбәк шартларына яраклашкан борчак сортлары булдыру күздә тотыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас