Шушы көннәрдә төбәкнең 48 мәгариф системасы хезмәткәренең һөнәри казанышлары аерым хөрмәтләү билгеләре, атказанган исемнәре һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
– Хөрмәтле педагоглар, сезгә Ватанны саклаучылар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген безнең мәктәпне тәмамлаучылар, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, алгы сызыкта лаеклы көрәшә.
Педагоглар, укучылар һәм ата-аналар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләре турында кайгырту, каһарманнарыбыз истәлеген хөрмәтләү өчен берләште.
Кадерле укытучылар, балаларда патриотизм, Ватанны сакларга әзерлек тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Ныклы сәламәтлек, илһам, рәхмәтле укучылар телим. Сезгә эшегез шатлык китерсен, ә укучыларның уңышлары сезне яңа казанышларга рухландырсын! – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров, укытучыларны тәбрикләп.
Соңгы елларда төбәктә 48 яңа зур мәктәп һәм 35 меңгә якын урынга исәпләнгән 67 балалар бакчасы ачылды, йөзләгән мәктәп һәм бакча биналары ремонтланды.
Быел Башкортстан Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар саны буенча лидерлар бишлегенә керде. БДИда быел Башкортстанда тагын рекордлы санда 100 баллы эшләр теркәлде. Агымдагы елда республикада беренче тапкыр БДИда өч йөз балл җыючы чыгарылыш сыйныф укучысы булуы да сөенечле күренеш.
Башкортстанда мондый уңышларны ныгыту максатында укытучыларга, чыгарылыш сыйныф укучыларына, мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә системалы ярдәм оештырылган.
Алты ел эчендә 675 яшь авыл укытучысы грантлар алды. Быел да шундый ук ярдәм 50 авыл мәктәбе директорына бирелде. Узган елда балалар бакчаларының иң яхшы 75 тәрбиячесе беренче тапкыр 575әр мең сумлык грант алды. Күптән түгел тагын 50 тәрбиячегә төбәк Башлыгы грантлар тапшырды.
Тантанага үз һөнәренең осталары, озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт салучы абруйлы педагоглар килгән иде. Бүләкләнүчеләр арасында Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбе директоры Әнүзә Лотфуллина да бар. Әнүзә Камил кызын республика Башлыгы “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеме белән бүләкләде.
— Башта укучыларга химия, биология фәннәрен укыттым, 2008 елдан мәктәп директоры вазыйфасын да башкарам. Әлеге вакытта бездә 97 бала укый, аларга 17 укытучы белем бирә. Педагогларның барысы да югары квалификацияле, үз һөнәрен яратып, күңел биреп башкара. Былтыр мәктәбебездә капиталь ремонт эшләнде, белем учагы танымаслык булып үзгәрде. Хәзер бездә укучыларга сыйфатлы белем алу, укытучыларга тырышып эшләү өчен барлык шартлар да бар.
Күпьеллык хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү, әлбәттә, шатлыклы. Хезмәтемне шулай бәяләүләре өчен бик рәхмәтлемен, — ди Әнүзә Камил кызы.
Фото: Глава РБ сайтыннан.