Кампуста "Зов" яңгырады
Югары уку йортлары кампусының Геном үзәгендә махсус хәрби операция темасына багышланган Русиядә беренче «Зов» симфоник әсәре продюсеры һәм авторы, композитор Марат Фәйзуллин белән очрашу булды.
Музыкант әсәрендә традицияләр һәм хәзерге заман, тарих һәм актуальлек берләштерелгән. Уникаль проект гомумкешелек кыйммәтләренә һәм әхлакый нормаларга кагыла.
Уфа университетының яшьләр сәясәте идарәсе оештырган «Буыннарда Җиңү яши» дип аталган патриотик чарасы кысаларында композитор студентларга һәм мәктәп укучыларына симфониясенең 30 минутлык видеоверсиясен тәкъдим итте.
Аны караганнан соң автор тыңлаучылар белән аралашты, аларның барлык сорауларына җавап бирде. Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды.
Фото: https://campusufa.ru