

Валерия егетләр белән беррәттән «Эретеп ябыштыручы укучы» номинациясендә көч сынашты. Нәтиҗәдә, аның номинациясендә беренче урынны Самара өлкәсеннән студент алды, ә өченче урын - Мәскәү өлкәсе вәкилендә.
- Шәхсән миңа конкурска әзерлек чорында кыенрак булды, ә чемпионатның үзендә 4 миллиметр калынлыктагы торбаны җиңел генә эретеп ябыштырдым. Конкурсантлар Русиянең төрле төбәкләреннән бик күп килгәнгә күрә, призлы урын алырмын дип көтмәгән идем, - дип сөйли Валерия.
Фото: pravitelstvorb.ru