+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 октябрь 2025, 07:30

“Авыл укытучысы” программасы — педагогларга зур ярдәм!

Дәүләт башлыгы аны 2030 елга кадәр озайту бурычы куйды.

“Авыл укытучысы” программасы — педагогларга зур ярдәм!“Авыл укытучысы” программасы — педагогларга зур ярдәм!
“Авыл укытучысы” программасы — педагогларга зур ярдәм!

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, төбәктә мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, авыл укытучыларына ярдәм итү максатыннан бихисап эшләр башкарыла. “Авыл укытучысы” максатлы программа-сы – шуларның берсе. Владимир Путин башлангычы белән программа 2020 елның гыйнварында илнең барлык төбәкләрендә дә эшли башлады. Дәүләт башлыгы аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. “Авыл укытучысы” программасы мәгариф системасындагы төп проблема­ларның берсен – авыл мәктәпләрендә педагоглар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган. Программа буенча, конкурста җиңүче укытучыларга һәркайсы 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр компенсация түләүләре бирелә. Бу түләү­ләрне педагог теркәлгән урыннан 50 чакрымнан да якын булмаган ераклыкка күчеп, вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән укытучы эшенә урнашса, хезмәт хакы һәм кабул итү ставкасы өчен атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмаган уку йөкләмәсе белән 5 ел дәвамында мәктәптә эшләгән очракта алачак.
“Авыл укытучысы” программасы республикада бишенче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында бу вакыт эчендә 150дән артык укытучы 1 миллион сум акча алган. Узган елда тагын ике укытучы 1 миллион сум акча алды.
Программаны гамәлгә ашыру уңышлы дәвам итә, бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да белдерде.

– Без яшь укытучыларга ярдәм итәбез, авыл җирендә эшләүчеләргә грантлар бирәбез. “Авыл укытучысы” программасы кысаларында алар торак өчен компенсация түләүләре ала, – диде Радий Фәрит улы.

Светлана Закирова М. Акмулла исемендәге БДПУда инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Университетны тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәре мәктәбенә эшкә урнаша, 2022 елда “Авыл укытучысы” программасында җиңүче була.
– 2022 елда иремнең туган ягы Караидел авылында инглиз теле укытучысы вакансиясе турында белдем, шуннан соң “Авыл укытучысы” федераль программасы буенча конкурста катнашу өчен документлар тапшырдым һәм конкурста җиңеп, үз белгеч­легем буенча Караидел 2нче урта мәктәбенә эшкә күчтем. Мине мәктәптә генә түгел, авыл һәм районда да бик җылы кабул иттеләр. Биредә кешеләр бик ярдәмчел, ә укучылар тәртипле, әдәпле һәм тырыш, – ди Светлана Радик кызы.
2023 елда район һәм кече шәһәрләрнең белем учакларына күченергә һәм эшкә урнашырга теләк белдергән өч укытучы җиңүче дип танылган. Бакалы 1нче мәктәбенә – башлангыч сыйныфлар укытучысы Раксана Закирова, Бәләбәй районы М. Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы мәктәбе-нә – математика укытучысы Филүзә Нурмөхәммәтова, Салават районы Малаяз башкорт гимназиясенә биология һәм химия укытучысы Тәнзилә Миңнегулова эшкә барган.
Бакалы 1нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирүче Раксана Закирова – “Авыл укытучысы” программасында җиңеп, туган ягына эшкә кайтучыларның берсе. Яшь педагог аңа кадәр гаиләсе белән Туймазы районында яшәгән. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
– Бу программа турында Интернет-ресурслардан белдем, шартлары белән ныклап танышкач, заявка җибәрдем. Эшкә туган ягыма кайтасым килә иде. Район үзәгендәге 1нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы кирәклеген белдем. Юллама алып, туплаган документлар белән бергә тапшырдым. Бу мәктәпкә эшкә кайтуыма бик шатмын. Мәктәп директоры Алмазия Решетникова төрле яклап ярдәм күрсәтте, терәк булды, нинди сорау белән керсәм дә, һәрвакыт аңлатып, киңәшен бирде. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Регина Ворсина да яшь педагогларга бик игътибарлы, укытучыларның төрле программаларда, конкурсларда катнашуын хуплый. Безнең коллектив та бик тату, бердәм, тәҗрибәле укытучылар яшьләргә үрнәк, алар безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, – ди Раксана Рөстәм кызы.
Әйтергә кирәк, яшь педагогның бу программада катнашуына, туган ягына эшкә кайту теләгенә гаиләсе дә каршы булмый. Бүген Закировларның ике баласы мәктәптә укый, ә кечкенәләре балалар бакчасына йөри. Раксана Рөстәм кызы әйтүенчә, “Авыл укытучысы” программасы тормышын үзгәртергә теләүче педагоглар өчен зур ярдәм чарасы булып тора.
Төбәктә педагогларга ярдәм чараларының артуын Укытучылар көне уңаеннан тантанада Радий Хәбиров та билгеләп үтте.
“Башкортстанда уңышларны ныгыту максатында укытучыларга, чыгарылыш сыйныф уку­чыларына, мәктәп олимпиадаларында җиңү­челәр­гә системалы ярдәм булдырылган. Укучыларның Бөтенрусия олимпиадасында җиңү­челәргә һәм аларны әзер­ләгән укытучыларга түләүләр өч тапкыр, 300 мең сумга кадәр күтәрелде, призерларга һәм аларның педагогларына 150 мең сумга кадәр артты. БДИ нәти­җәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга премия­ләр түләү дәвам итә. Быел андый укытучылар саны 123кә җитте.
Алты ел эчендә 675 яшь авыл укытучысы грантлар алды. Быел да шундый ук ярдәм 50 авыл мәктәбе директорына бирелде. Узган елда балалар бакчаларының иң яхшы 75 тәрбиячесе беренче тапкыр 575әр мең сум грант алды. Күптән түгел тагын 50 тәр­биячегә грантлар тапшырылды. Быелдан башлап ел саен меңләгән педагог республика шифаханә­ләрендә дәвалана алачак”, – дип белдерде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас