+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 октябрь 2025, 10:50

Булачак укытучылар БДИ тапшырачак

Бу яңалык 2027 елдан кертелә.

Булачак укытучылар БДИ тапшырачакБулачак укытучылар БДИ тапшырачак
Булачак укытучылар БДИ тапшырачак
Илнең педагогия югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре үзгәрәчәк. 2026 елның 1 сентябреннән «Педагогик белем» юнәлешенә керүче абитуриентлар сайланган белгечлеккә туры килгән профильле фән буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак.

Яңалык 2027-28 уку елының кабул итү кампаниясендә эшли башлаячак. Үзгәрешләр 2026-27 ел кампаниясенә кагылмаячак – ул гамәлдәге имтиханнар исемлеге буенча узачак. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Мәсәлән, физика укытучысы булырга ниятләгән абитуриент физика буенча БДИ тапшырырга тиеш була.
Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, мондый карар булачак педагогларның фәнне тирәнтенрәк белүе өчен кирәк, бу укытучылар әзерләү сыйфатында төп таләп булып тора.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас