+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 октябрь 2025, 14:25

Балалар сәламәтлеген мәктәптә тикшерәчәкләр

Башкортстанда балалар поликлиникалары мәктәпләрдә профилактик тикшеренү үткәрү өчен яңа күчмә комплекслар алачак.

Балалар сәламәтлеген мәктәптә тикшерәчәкләрБалалар сәламәтлеген мәктәптә тикшерәчәкләр
Балалар сәламәтлеген мәктәптә тикшерәчәкләр
27 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә мәктәп медицинасын үстерү һәм стоматология кабинетларын реновацияләү турында фикер алыштылар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, төбәкнең мәгариф оешмаларында лицензияле 584 медпункт эшли. Мәктәп медицинасы системасында 233 табиб-педиатр һәм урта белемле 570 хезмәткәр эшли. Бу категорияләр буенча медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш 94,9 һәм 97,2 процент тәшкил итә.

Медпунктларның төп эш юнәлеше — профилактик тикшеренүләр уздыру.
– Бу елның тугыз аенда 430 меңнән артык укучы каралды, – диде министр. - Соңгы елларда авыруларның структурасы үзгәрмәде. Беренче урында – нерв системасы авырулары, икенче урында – ашкайнату, өченче урында күрү органнары авырулары.

Быел 1 сентябрьдән медпунктның штат расписаниесенә шәфкать туташы – югары белеме булган медицина ярдәме күрсәтү белгече вазыйфасы кертелде. Моннан тыш, мәктәп һәм мәктәпкәчә медицина системасында эшләүче педиатрлар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары ташламалы стаж ала ала.

2030 елга кадәр мәктәп медицинасын үстерү перспективалары арасында Айрат Рәхмәтуллин персонал әзерләүне һәм медпунктларның тулы комплектлы булуын, шулай ук төбәкнең балалар поликлиникаларына мәктәпләрдә профилактик тикшеренүләр уздыру өчен «Гаилә» гомумдәүләт проекты буенча 18 күчмә медицина комплексы бирелүен атады.

Фото: Глава РБ сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас