

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары форумында “Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев югары уку йортларының гуманитар юнәлештәге булачак студентлары өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ кертү турындагы төп карарны әйтте.
Ведомство башлыгы ассызыклаганча, күчеш акрынлап булачак. Әйтик, 2026 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау мөмкинлеге булачак: алар укырга кергәндә тарих яисә җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен күрсәтә алачак. 2027 елдан гуманитар юнәлешләргә керүчеләр өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән исемлек нигезендә, тарих буенча БДИ мәҗбүри булачак.
Анзор Музаев 2027 елдан соң тарихның популярлыгы кискен артачак, һәм ул урыс теле һәм математикадан соң өченче урынга чыгарга мөмкин, дип фаразлый.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда җәмгыять белеме БДИда сайлау буенча лидер булган, ә тарих популярлык буенча алтынчы урында иде.
Автор фотосы.