

Төбәк җитәкчесе «Белем» җәмгыятен ил һәм республика халкының интеллектуаль, мәгариф һәм мәдәни потенциалын күтәрү өчен абруйлы оешма дип атады.
- Соңгы елларда дөньяга караш, идеология өлкәсендә тамырдан үзгәрешләр кичерә. Русиягә каршы аяусыз мәгълүмати сугыш бара, һәм без аңа әзер булырга тиеш. Бу җәһәттән безнең яшьләр аеруча зәгыйфь, шуңа күрә без алар белән турыдан-туры аралашуга аерым игътибар бирәбез. Яшь егетләр белән очрашулар үткәрү тәртибе, мәгълүмат бирү тирән уйланылган булырга тиеш, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров шулай ук «Знание» җәмгыяте белән хезмәттәшлекне ныгыту планнары турында сөйләде. Видеоэлемтә режимында утырышта "Знание" җәмгыятенең Идел буе федераль округындагы идарәсе җитәкчесе Дмитрий Травкин чыгыш ясады. Ул республика ягыннан мәгърифәтчелек эшчәнлегенә ярдәмне югары бәяләде.
Күзәтчелек советы утырышында шулай ук "Знание"ның терәк ассоциацияле мәктәпләрен булдыру, муниципалитетларда лекорлык бергәлеген киңәйтү, республика шәһәрләрендә һәм районнарында ата-аналар комитетлары белән эшләү турында фикер алыштылар.
Чара азагында Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru