+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 ноябрь 2025, 05:29

“Читтә урнашсак та, без – үзәктә!”

Раевканың 5нче мәктәбе укытучылары хәтта үзләренә алмаш та әзерли

“Читтә урнашсак та, без – үзәктә!”“Читтә урнашсак та, без – үзәктә!”
“Читтә урнашсак та, без – үзәктә!”
Ил һәм республика Хөкүмәтләре тарафыннан эшләнгән һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча Башкортстанда соңгы елларда бик күп гомуми белем бирү мәктәпләре төзелде, капиталь ремонтланды һәм бу эш әле дәвам иттерелә. Сентябрь ахырында Бәләбәй районына эш сәфәре барышында 8нче мәктәптә бул­ганда республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге программага старт биргән ил Президенты Владимир Путинга рәхмәтле булуын һәм бу проект ярдәмендә Башкортстанда ел саен 30-40 учреждениенең капиталь яңарыш кичерүен билгеләп үткән иде. Әлшәй районы үзәгендәге 5нче мәктәп тә 2030 елга кадәр исәпләнгән нәкъ менә шушы программа ярдәмендә төзелде.

5нче мәктәп төзелеше 2020 елда башланып, 375 укучыга исәпләнгән һәм гомум мәйданы 6 мең квадрат метр тәшкил итүче бу уку йорты 2023 елда Белем көнендә ишекләрен ачкан. Әлеге вакытта биредә 22 сыйныфта укучы 435 балага 37 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Шунысын да билгеләп үтик: ул мөгаллимнәрнең 22се югары категориягә ия, ә 7 педагог беренче категорияле. Болардан тыш, уку йортының директоры, Русия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы иясе Наталья Сиротюк аерым бер шатлык белән билгеләп үтүенчә, быел мәктәпкә максатлы юллама буенча белем алган дүрт яшь белгеч кайтып, коллективны тулыландырган, яшәртеп җибәргән, алар – тарих, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар укытучылары һәм өлкән вожатый. Шул ук вакытта күңелдә бераз моңсу эз калдырган факт та мәктәпләребездәге гомум вәзгыятьне искә төшерде: педколлективтагы 37 мөгаллимнең нибары берсе ир-егет икән, ул – аңлашылуынча, тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы.

Әмма Наталья Юрьевнаның шатланып һәм горурланып сөйләрлек яңалыклары да бихисап. Монда сүз “Үсеш ноктасы” кебек үзәкләр турында да бармый, андыйлар хәзер һәр мәктәптә диярлек, мондый яңалык белән халыкны аптыратырмын димә. Горурлыкларының иң беренчесе – әлбәттә, мәктәптә 5нче сыйныфтан профиль алды укыту кертелү. Ә андыйлар биредә хәтта алты юнәлешне колачлаган!

“Юнармия” дигән 5нче “А” сыйныфында, аңлашылуынча, 17 кадет шөгыльләнә. Аларның үзенчәлекләре – хокук белеменә кереш фәнен тирәнтен өйрәнүдән тыш, сафта йөрүгә, физик әзерлеккә һәм утлы кораллар белән эш итүгә аерым игътибар бирелү. 5нче “Б”да белем алучы 22 “инженер” математика, физика һәм информатика фәннәренә мөкиббән киткән, ә 5нче “В”дагы “Медицина” сыйныфында укучы 17 бала төп игътибарын биология һәм химия фәннә­рен яхшырак үзләштерүгә юнәлткән. 6нчы “А”да укучылар, республиканың Мәгариф министрлыгы программасына ярашлы һәм Эчке эшләр министрлы­гының Юридик институты белән килешү буенча, “полиция” сыйныфында шөгыльләнә. Үсмерләр анда сафта йөрергә дә өйрәнә, төрле кораллар белән эш итә, бассейнда йөзү дә укыту программасына кертелгән. Болардан тыш, аларга институттан лекцияләр укырга преподавательләр дә килә.

Башкортстан районнарында авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү максаты белән оештырылган “Агросыйныфлар”га аерым тукталырга кирәктер, чөнки бу тармакта белгечләр җитеш­мәү мәсьәләсе республика Хөкүмә­тендәге киңәшмәләрдә дә, министрлык­ның үзендә дә еш күтәрелә. Нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүгә юнәлтел­гән махсус программа буенча Раев­каның 5нче мәктәбендә берьюлы өч сыйныф – 6нчы “Б”, 7нче “Б” һәм 8нче “А” класслары профиль алды юнә­лешендә укытыла. Аграр университет галимнәре килеп, аларга биология, зоология һәм үсемлекчелек буенча махсус курслар үткәрә, лекцияләр укый. Ә мәҗбүри практиканы укучылар мәктәп яны участогында үтә: анда алар яшелчәләр, җиләк-җимеш, чәчәкләр, дару үләннәре үстерә, аерым культуралар белән тәҗрибә үткәрә, шулай итеп хәтта фәнгә беренче адымнарын да ясый, үстерелгәнне исә көзге ярминкәләрдә сатып, мәктәп кассасын тулыландыралар.
Алтынчы юнәлеш тә аерым игътибарга лаек, чөнки “Педагогик” 9нчы “Б”да шөгыльләнүчеләр – булачак укытучылар, мәктәптәге әлеге педкол­лективның киләчәктәге коллегалары. Димәк, 5нче мәктәп педагоглары, укучыларга белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, киләчәкне күз уңында тотып, үзләренә алмаш әзерләү белән дә шөгыльләнә! Мәктәпләребездә мөгаллимнәр җитешмәү яңалык түгел, шуңа да илебезнең бүгенге гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучылар арасында пенсия яшендәгеләр байтак, алар да бер көн килеп ялга китсә, мәгариф системабыз бик кыен хәлдә калырга мөмкин. Әлеге сыйныфта шөгыльләнүче бүгенге укучылар педагогиканы, психологияне тирәнтен өйрәнә, ә җәйге айларда лагерьларда вожатый булып эшли. Һәм, әйтергә кирәк, Мәшгульлек үзәкләре аша рәсми рәвештә эшкә урнашып, тиешле хезмәт хакын алып эшлиләр!

Югарыда бәян ителгән сыйныфлар иртә һөнәри юнәлеш бирүче профиль алды класслары дип исәпләнсә, 10-11нчеләр инде профильле дип атала һәм югары сыйныф укучылары бу вакытта профильле предметлар буенча чыгарылыш имтиханнарына һәм вузларга үзләре сайлаган белгеч­лекләр буенча укырга керергә әзерләнә башлый.

5нче Раевка мәктәбендәге мөһим яңалыкларның тагын да берсе – “Предуниверсарий” буенча алар былтыр грант откан. Һәм иң әһәмиятлесе, мөһиме: анда җиңеп чыккан эшнең идея авторлары – укучылар үзләре! Җитәкчеләре – директорның укыту эшләре буенча урынбасары Гөлнара Хөснетдинова.

– Былтыр республикада предуниверсарийлар челтәре оештыру буенча инициатив бюджетлаштыру проектларына конкурс игълан ителгәч, бездә анда катнашыргамы-юкмы дигән сорау бөтенләй тумады, – ди мәктәп директоры Наталья Сиротюк. – Безнең укучылар, бу эшкә дәррәү тотынып, төрле проектлар эшләүгә актив кушылды. Бөтен мәктәпнең тавыш бирүенә куелган проектлардан “Карбоникум” дигән интеллект-парк проекты җиңеп чыкты. Безнең шушы проект бөтен республика конкурсында җиңгән эшләрнең иң яхшылары исәбенә керде һәм Башкортстан бюджетыннан аны гамәлгә ашыруга 2 миллион сум субсидия алдык. Район хакимияте, Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Раевканың “Альшей-мясо” ит комбинаты бу эштә партнерларыбыз булып торды. Проектны финанслауның гомум суммасы өч миллион сумнан артып китте.

Наталья Юрьевна сөйләвенчә, былтыр ноябрьдә мәктәптә Башкорт дәүләт аграр университетының “Карбоникум” интеллект-паркы” предуниверсарие ачылган. Субсидия акчасына заманча җиһазлан­дырылган өч лаборатория булдырылган, аларга гидропон корылма, лаборатор тәҗрибәләр үткәрү өчен химик-биологик комплекс, интерактив өстәл, нейрофизиология, экология, химия, биология буенча санлы лабораторияләр, робототехника-инженерлык лабораториясенә модельләштерү өчен микроскоплар, 3D-принтер һәм башка җиһазлар сатып алынган.

Мәктәп директорының “Читтә урнашсак та, без – үзәктә!” дип әйтүе 5нче мәктәпнең район үзәге читендә урнашуын күз уңында тотса, “без – үзәктә” диюе дә дөреслеккә туры килә, чөнки бу белем бирү учагы базасында республика күләмендәге чаралар үткәрелүе, чыннан да, игътибарга лаек. Эш шунда: менә инде ике ел рәттән “Карбоникум” базасында башлангыч сыйныфларда укучыларның республика фәнни-гамәли конференциясе үтә! Быел апрельдә үткән чарага Башкортстанның 32 районыннан “бәләкәй галимнәр” җыелган. Аның читтән торып үткәрелгән чарасына балалар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләренең, тәҗрибәләренең видеороликларын җибәрә, шуларга югары бәя бирелгәннәренең авторлары чын-чыннан конференциягә чакырыла. Ул эшләр 11 юнәлеш буенча карала икән, ә быел аларга, аңлашылуынча, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланганнары да өстәлгән.

Менә шундый күркәм эшләре белән дә данлыклы Раевканың 5нче гомуми белем бирү мәктәбе. Үз эшенә мө­киббән уку йорты директоры Наталья Сиротюк җитәкчелегендә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүгә бөтен күңелләрен салып эшләүче педагогик коллективның тырышлыгы, чын-чыннан белем дөньясына омтылучы тырыш, актив укучылары белән Әлшәй районы мәгариф системасында лаеклы урын тота ул!

Фәнис ГӘРӘЕВ.
Әлшәй районы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас