+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 ноябрь 2025, 13:57

Кампуста мөһим фәнни-гамәли конференция узачак

Фән ае кысаларында Уфаның вузара кампусында 19-21 ноябрьдә «Инновацион технологияләрнең һәм материалларның фундаменталь аспектлары» бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда нанотехнологияләр, материаллар технологиясе һәм химия технологиясе, ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә белгечләрнең киң даирәсе катнашачак.

Кампуста мөһим фәнни-гамәли конференция узачакКампуста мөһим фәнни-гамәли конференция узачак
Кампуста мөһим фәнни-гамәли конференция узачак

Конференциянең үзәк өлеше яңа материаллар технологиясенә багышланачак. Моннан тыш, мәгълүматны эшкәртү технологияләренә һәм аларның иң югары ноктасына – ясалма интеллект технологияләренә аерым роль бирелә. Бу юнәлеш буенча конференция секцияләренең эше планлаштырыла, киләчәк технологияләре өчен белгечләр әзерләү һәм аларны экологик тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.

- Төрле материаллар технологиясенең физик-химик нигезләре буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрү импортны алыштыру гына түгел, ә бирелгән үзлекләр комплексы белән яңа эшләнмәләр дә булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип раслый оештыру комитеты рәисе, УДНТУ нефть һәм газ технологияләре кафедрасының водород-углерод технологияләре үзәге лабораториясе башлыгы, профессор Михаил Доломатов.

Фото: campusufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас