Учалы районы педагоглары династиясе Бөтенрусия конкурсында җиңеп, «Иң яхшы педагогик династия» номинациясендә беренче урынны яулады. Гаилә әгъзаларының гомум укыту стажы — 139 ел.
Династиянең башлангычында педагогик хезмәт ветераннары Дилара Гобәй кызы һәм Әсгать Әкрәм улы Нуретдиновлар тора. Алар эзләреннән балалары һәм оныклары киткән. Кызлары Зөлфия Әминева Мулдакай мәктәбендә укытучы булып эшли. Оныклары Заһир Әминев – Уфа машина төзелеше колледжы укытучысы. Тагын бер оныклары Ләйсән Золотарева да ата-бабалары эзеннән киткән, әлеге вакытта ул Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультеты студенты.
Конкурска Русиянең 36 төбәгеннән барлыгы 205 гариза килгән. Финалга 15 катнашучы үтте, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото:Руслан Гилязетдинов / соцсети