Профсоюзлар йортында Уфаның 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының «Укытучы һәм укучы» дип аталган сәнгать эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы узды.
"Профсоюз-АРТ" күргәзмә комплексында яшь рәссамнар һәм аларның остазлары экспозициясе: рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урнаштырылган. Анда төрле еллардагы эшләр җыелган. Биредә мәктәпне тәмамлаучыларның композицияләре дә бар: алар - натюрмортлар, пейзажлар, портретлар, декоратив стена паннолары.
Укытучылар һәм укучылар Бөек Ватан сугышы, гаилә, яраткан шәһәр, балачак, туган якның мәдәнияте һәм табигате темаларының киң спектрын ачкан. Алар бу эшләрне төрле техника: акварель, гуашь, пастель, катыргы гравюрасы, майлы буяулар һәм корама белән тегү, кулдан туку кулланып башкарган. Байлыгы һәм осталык дәрәҗәсе ягыннан искиткеч күргәзмә килеп чыккан.
Бу эшләрне эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Уфа, Киров урамы, 1 йорт адресы буенча күрергә була. Керү ирекле.
Фото: mgazeta.com