+28 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
14 ноябрь 2025, 14:10
Акмулла олимпиадасы старт ала
Мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен Акмулла олимпиадасы 15 ноябрьдә башлана.
Акмулла олимпиадасы старт ала
15 ноябрьдә мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен Акмулла олимпиадасы старт ала. Ул федераль статуска ия һәм 2025-26 уку елына Русия Мәгариф министрлыгы олимпиадалары исемлегенә кертелгән. Олимпиадада теркәлү узган 8-11нче сыйныф укучылары һәм колледж студентлары катнаша ала, дип хәбәр итә Уфаның вузара кампусы резиденты булып торучы М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия универститеты.
Акмулла олимпиадасы җиңүчеләре М. Акмулла исемендәге БДПУга гына түгел, илнең башка югары уку йортларына укырга кергәндә дә 2026 елда өстәмә баллар ала алачак.
Сайлап алу этабы 15 ноябрьдән 9 февральгә кадәр дистанцион (онлайн) форматта уза. Олимпиада графигында һәр предмет өчен төгәл даталарны тикшерү мөһим, чөнки алар бер-берсеннән аерылып торырга мөмкин.
Олимпиада 10 фән: урыс теле, инглиз теле, математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, биология, география, икътисад, педагогия һәм психология буенча үткәрелә. Һәм исемлектә булмаган 4 төрле фән буенча: башкорт теле, татар теле, химия, финанс грамоталылыгы.
Тулырак монда укыгыз:
https://campusufa.ru/news/1584
Фото: campusufa.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"