+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 ноябрь 2025, 12:20

Уку йортлары килешүләргә кул куйды

18 ноябрьдә Уфада “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Уку йортлары килешүләргә кул куйдыУку йортлары килешүләргә кул куйды
Уку йортлары килешүләргә кул куйды

Чара Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланды. Конференциядә 500гә якын дин әһеле, Ислам җәмәгатьчелеге, фәнни һәм эксперт даирәләре вәкилләре катнаша.

Конференциянең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, Русия мөселман өммәтенең һәм Евразия киңлегенең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр эшләү.

Чара кысаларында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты белән Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, шулай ук “Әл-Мәгариф” университеты (Гыйрак Республикасы) һәм Имам Әгъзам институты (Гыйрак Республикасы) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас