БДИ форматы һәр укучыга таныш. Әмма 2026 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясе системасында кайбер үзгәрешләр көтелә.
Киләсе елдан БДИ тапшыруның төп чоры 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Бу үзгәреш даими нигездә беркетелгән һәм Бердәм дәүләт имтиханына да, шулай ук төп дәүләт имтиханына да кагыла, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев укучыларның ата-аналары белән очрашуда.
— Имтиханнар расписаниесе Русия Мәгариф министрлыгының уку елы тәмамлану сроклары турындагы карары белән килешенгән. Бу мәктәпләргә - "Соңгы кыңгырау" кичәсен тыныч үткәрергә мөмкинлек, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына әзерлек өчен өстәмә берничә көн бирәчәк. Нәтиҗәләрне эшкәртү югары уку йортларына документлар тапшыру мөмкинлеге бирә торган вакытта тәмамланачак, — дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Урыс теленнән имтиханга килгәндә, ул база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленмәячәк. БДИ предметларының берсен яңадан тапшыру хокукы да саклана. Мондый мөмкинлек даими булачак. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларына кирәк булганда үз нәтиҗәләрен төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Ясалма интеллект кертү уңаеннан “Рособрнадзор” җитәкчесе ассызыклаганча, БДИ өчен биремнәр ясалма интеллект белән түгел, ә элеккечә экспертлар тарафыннан төзелә. Әмма ясалма интеллект почеркны билгеләү һәм имтихан тапшыручының шәхесен ачыклау кебек техник процесслар өчен кулланылачак.
Анзор Музаев, шулай ук, төбәкләр БДИның катлаулылыгы буенча төрле вариантларын ала, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Ул барлык төбәкләр өчен дә бертөрле вариантлар булуын белдерде. Шулай ук, гуманитар белгечлеккә укырга керүчеләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ турындагы күпләрне борчыган сорауга җавап бирде.
“Рособрнадзор” җитәкчесе аңлатуынча, быелгы 11нче сыйныф укучылары өчен бу уку елы күчеш елы булып тора. Алар югары уку йортына укырга кергәндә тарих яисә җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен бирә алачак. Гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен тарих буенча мәҗбүри имтихан 2027 елдан кертеләчәк. Шуңа күрә бу өлкәдә карьера планлаштыручы бүгенге 10нчы сыйныф укучыларына инде хәзер үк тарих фәненә зур игътибар бирергә кирәк.
Фото: bashinform.ru