

Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә. Әлеге башлангыч июльдә төрле фракцияләрдән депутатлар төркеме тарафыннан кертелде. Авторлар арасында - вице-спикерлар Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых. Алар барысы да «Бердәм Русия» партиясеннән.
Документ «Мәгариф турында»гы Законга үзгәрешләр кертә. Яңа нигезләмәләр буенча, төп гомуми белем бирү программалары буенча имтихан тапшыра алмаган укучылар эшче һөнәрләре һәм хезмәткәр вазыйфалары өчен һөнәри әзерлек программалары буенча бушлай белем ала алачак. Белгечлекләрнең төгәл исемлеге төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнәчәк.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучылары еш кына яңадан тапшыруга кадәр бер ел диярлек вакытын югалта, гәрчә бу вакытны һөнәр алуга файдаланырга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә аларга һөнәри белем алу мөмкинлеге бирергә, аннары квалификацион имтихан һәм шуннан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырырга тәкъдим ителә.
Барлык этаплар тәмамлангач, укучылар төп гомуми белем турында аттестат та, квалификация турында документ — эшче һөнәре яисә хезмәткәр вазыйфасы турында таныклык та ала алачак.
Фото: "Перемена"