+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 ноябрь 2025, 13:10

Журналистиканың киләчәге кемнәр кулында?

Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамактагы филиалының башкорт һәм төрки филологиясе факультетында “Ачык ишекләр” һәм "Яшь журналист" конкурсының йомгаклау өлеше узды.

Журналистиканың киләчәге кемнәр кулында?Журналистиканың киләчәге кемнәр кулында?
Журналистиканың киләчәге кемнәр кулында?


     Чарага килгән мәктәп укучылары, колледж студентлары, "Яшь журналист" конкурсында җиңүчеләргә институт һәм аның эшчәнлеге белән танышу, Зәйнәп Биишева музеенда экскурсиядә булу, журналистика буенча урыс, башкорт, татар һәм чуваш телләрендә узган остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге дә булдырылган иде.
     Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының башкорт һәм төрки филологиясе факультеты деканы Айнур Үтәев чарада катнашучыларны сәламләп, әлеге уку йортына укырга килергә чакырды һәм “Яшь журналист” бәйгесенең нәкъ “Ачык ишекләр” көне белән туры килүенең дә юкка түгеллеген ассызыклады.
     – Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамактагы филиалының башкорт һәм төрки филологиясе факультетында уку дәрәҗәле һәм кызыклы. Монда төпле белем белән беррәттән, иҗади яктан үсеш алу мөмкинлеге дә бар. Бүген “Яшь журналист” бәйгесенең йомгаклау өлеше уза. Әлеге конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел конкурсны безнең факультет “ДАН” коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма белән берлектә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды грантына гамәлгә ашырылды. Тугызынчы тапкыр узган бәйгенең оештыручыларына, укытучыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Айнур Фәнис улы.
     “Яшь журналист” бәйгесендә 7-11нче сыйныфларда укучы балалар, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Тантаналы чарада беренче, икенче, өченче урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
     Быелгы конкурска татар телендә әзерләнгән утыздан артык эш кабул ителде. Бәйгенең географиясе дә шактый киң булып, Башкортстанның Авыргазы, Бакалы, Балтач, Бүздәк, Илеш, Стәрлебаш, Уфа районнары һәм Бәләбәй, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа шәһәрләре, Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә районнары мәктәпләре укучылары катнашты. Шулай ук Казан, Стәрлетамак, Уфа колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары да көч сынашты. Бәйгегә ике номинация буенча эшләр кабул ителде: беренчесе, язма эшләр булса, икенчесендә – видеоязмалар.
     Бу конкурста өченче тапкыр жюри әгъзасы буларак, шуны әйтер идем: быел язма эшләрдә тема төрлелеге куандырды. Ә инде араларында яхшы эшләрнең күп булуы берчә куандырса, берчә сагайтты, чөнки конкурс эшләрендә быел да укытучыларның “кулы кергәнлеге” нык сизелә. Болай эшләү баланың алга үсешен туктатуын гәзит битләрендә язганым, остаханәләрдә сөйләгәнем дә бар инде, югыйсә. Әйе, каләмне шомартыр өчен күбрәк язарга кирәк, чөнки тәҗрибә белән осталык та арта. Шулай ук әдәби әсәрләр, гәзит-журналлар алдырып уку, үз өстеңдә даими эшләү дә таләп ителә.
     Урбанизация, милли телләрнең язмышы кыл өстендә булган чорда шушындый бәйгеләр үткәрү күп көч, тырышлык таләп итә. Әлеге конкурс киләчәктә дә узып торсын! Кем белә, бәлки нәкъ шушы журналистика мәктәбе аша узган балалар киләчәктә заманча матбугатны үз кулларына алып, без бүген алып барган эшне дәвам итәр!

Фото: https://vk.com/str.uust

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас