

Башкортстан территориясендә 700гә якын хайван төре яши, шуларның 140ы сирәк очрый һәм "Кызыл китап"ка кертелгән. Әлеге китапның алдагы басмасы 10 ел элек чыккан иде.
Башкортстанның "Кызыл китабы" 1984 елдан бирле нәшер ителә. Яңа (өченче) басма төбәк фаунасы турындагы мәгълүматларны гомумиләштерүче йомгаклау җыелмасы булып тора. Анда сирәк һәм югалып баручы төрләрнең җентекле тасвирламалары гына түгел, аларның яшәү урыннары һәм бу уникаль хайваннарны саклауга һәм яклауга юнәлтелгән чаралар турында актуаль мәгълүмат та кертелгән.
Фото: campusufa.ru