+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 ноябрь 2025, 17:10

Кампус резиденты инженерлар командаларын әзерләячәк

Кампус резиденты булып торучы Уфа дәүләт нефть техник университеты инженерлык белеменең яңа моделен эшли. Аерым белгечләр, алгарышлы технология инженерларын укыту белән беррәттән, ул инженер командаларын да әзерләячәк.

Кампус резиденты инженерлар командаларын әзерләячәкКампус резиденты инженерлар командаларын әзерләячәк
Кампус резиденты инженерлар командаларын әзерләячәк

УДНТУның яңа белем бирү моделе түбәндәге төп үзенчәлекләрне күздә тота. Беренчедән, фундаменталь дисциплиналар - математика, физика, химия буенча тирәнтен белем бирүче әзерлек. Икенчедән, практиканы һәм стажировкаларны арттыру. Өченчедән, дисциплинаара басым: төрле юнәлештәге студентлар бер командада эшләргә өйрәнә.

Вуз инженерлар әзерләү системасын камилләштерү белән инде күптән шөгыльләнә. 2021 елдан «Приоритет-2030» программасы кысаларында югары уку йортында күп кенә заманча белем бирү практикалары кертелде. Болар - шул исәптән «2+2» системасы буенча укыту, белем бирү траекторияләрен индивидуальләштерү, проект эшчәнлеген үстерү.

Фото: campusufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас