+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 ноябрь 2025, 16:55

Кампус резиденты - "Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк ВУЗы

Кампус резиденты, Уфа фән һәм технологияләр университеты «Ростех» дәүләт корпорациясе белән стратегик партнерлык турында килешү имзалады. Тантана Мәскәүдә терәк югары уку йортлары советы утырышы кысаларында узды.

Кампус резиденты - "Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк ВУЗыКампус резиденты - "Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк ВУЗы
Кампус резиденты - "Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк ВУЗы

Чарада Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, "Ростех"ның генеральный директоры Сергей Чемезов, Дәүләт Думасының сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Владимир Гутенев, корпорация холдинглары вәкилләре һәм Русиянең берничә югары уку йорты ректорлары катнашты.

Уфа университеты "Ростех"ның терәк югары уку йортлары советы составына керде. Килешү кысаларында яклар алдынгы технологияләр булдырачак, фәнни тикшеренүләр уздырачак, тәҗрибә-конструкторлык эшләре башкарачак һәм корпорация предприятиеләре өчен кадрлар әзерләячәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас