

Конференциядә УДНТУның партнер компанияләре, фәнни бергәлек вәкилләре, профильле кафедралар мөдирләре, УДНТУ студентлары һәм аспирантлары катнашты.
"Бораулау вакытында инновацияләр һәм тотрыклы үсеш" пленар утырышында һәм "Нефть һәм газ скважиналарын бораулау технологиясе" секцион эшендә алар бергәләп чишелешләр эзләү һәм перспектив фәнни-тикшеренү, проект һәм конструкторлык эшләнмәләре турында фикер алышу белән шөгыльләнделәр.
Нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм үзләштерү проблемаларына багышланган Конференция УДНТУ профессоры Леонид Алексеев исемен йөртә. Ул – тау инженеры, төбәкнең атказанган фән эшлеклесе, СССРның мактаулы нефтьчесе, Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты. Уфа нефть институтын тәмамлагач, ул бөтен гомерен туган югары уку йортына һәм тау-нефть факультетына багышлый. Леонид Алексеевичның фәнни эшчәнлеге скважиналар бораулау технологиясе, тау токымнарының җимерелү процессларын тикшерү белән бәйле була.
Фото: campusufa.ru