

Владимир Сурдин - илдә астрономияне иң танылган популярлаштыручыларның берсе, «Неземный подкаст» авторы, МДУның Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институты вәкиле.
Аның лекциясе тулы зал җыйды - студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар һәм яшь тикшеренүчеләр экзопланеталар, заманча телескоплар һәм тормыш барлыкка килү гипотезалары турында тыңларга килде.
Лекция тыңлаучылар белән җанлы диалог тудырды, ә чыгышыннан соң Сурдин кампус турындагы тәэссоратлары белән уртаклашты.
Фото: campusufa.ru