

9 декабрьдә Уфада «Яшь шайморатовчылар балы» узды, анда республиканың 28 муниципалитетыннан 218 укучы катнашты. Алар — укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче, олимпиадаларда, иҗади һәм фәнни конкурсларда, хәрби-спорт ярышларында призлы урыннар яулаучы, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлык хәрәкәтләре эшчәнлегендә актив катнашучы мәктәп укучылары. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Төбәк җитәкчесе «шәйморатовчылар сыйныфлары” укучыларын сәламләде һәм Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның ил тарихында аерым ролен ассызыклады.
— Бүген Русиядә — Ватан Геройлары көне. Нәкъ менә шул көнне без "Яшь шайморатовчылар балын" үткәрәбез, — диде Радий Хәбиров. — Генерал Шәйморатовның язмышы гаҗәеп, Башкортстанда шундый Герой булу безнең өчен зур бәхет. Без аның батырлыклары белән горурланабыз һәм үрнәк алабыз.
Республика Башлыгы «шәйморатовчылар сыйныфлары”нда белем бирү программасының сыйфатын югары бәяләде.
– Без бу проектны үзләренең хыялларын тормышка ашырырга, хәрби тарихны өйрәнергә, республикабызның һәм илебезнең чын патриотлары булып үсәргә омтылучы укучылар өчен булдырдык, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — «Шәйморатовчы» булу— зур җаваплылык ул. Генерал Шәйморатов исеме сезне илһамландырыр һәм киләчәк юлыгызда озата барыр.
Исегезгә төшерәбез, “шәйморатовчылар сыйныфлары” беренче тапкыр 2020 елның көзендә Уфаның 44 һәм 162нче полилингваль күппрофильле мәктәпләрендә, шулай ук Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт гимназиясендә ачылды. Алга таба бу практиканы республиканың башка муниципалитетларына да җәелдерделәр. Башкортстанда барлыгы 290 шундый сыйныф оештырылган. Кадетлар хәрби эш нигезләренә төшенә, Ватан тарихын тирәнрәк белә, 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе батырлыкларының елъязмасын өйрәнә.
Төбәк Башлыгы аерым уңышларга ирешкән укучыларга «яшь шайморатовчы» мактау билгеләрен тапшырды. Аннары балда катнашучылар симфоник оркестр озатуында вальс, полонез һәм лендлер биюләрен башкарды.
Фото: glavarb.ru