+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 декабрь 2025, 14:10

Балалар яңа бакчага рәхәтләнеп йөри!

Радий Хәбиров "Цветы Башкирии" бистәсендәге яңа балалар бакчасында булды.

Балалар яңа бакчага рәхәтләнеп йөри!Балалар яңа бакчага рәхәтләнеп йөри!
Балалар яңа бакчага рәхәтләнеп йөри!
10 декабрьдә Уфаның «Цветы Башкирии» бистәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 52нче балалар бакчасының икенче корпусында булды. Яңа мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен үткән айда гына ачты.

Балалар бакчасында сигез төркем бар: өчесе - кече, икешәр - урта һәм өлкән, берсе - әзерлек төркеме. Учреждениедә музыка һәм спорт заллары, психолог, логопед, рәсем һәм табигать кабинетлары җиһазландырылган. Бина янындагы территориядә балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлеге өчен гадәттән тыш хәлләр очрагына видеокүзәтү һәм тавыш хәбәрчесе системалары монтажланган.

Бакча мөдире Айгөл Гыймаева әйтүенчә, мәктәпкәчә учреждение 180 урынга исәпләнгән, әлегә анда 120 бала йөри.

Башкортстан Башлыгы физкультура һәм музыка залларын, башкорт телен өйрәнү төркемен, сенсор бүлмәсен, психолог һәм логопед кабинетларын карады. Радий Хәбиров заманча җиһазландырылган азык-төлек блогының эше белән дә танышты.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән аралашканда төбәк җитәкчесе аларның кайсы уку йортларында белем алганлыклары белән кызыксынды, шулай ук хезмәткәрләргә грант ярдәме күрсәтү буенча республика программасында активрак катнашырга тәкъдим итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Цветы Башкирии» бистәсендә социаль инфраструктураны үстерү 1600 урынлык мәктәп төзүне дә күздә тота.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында республикада заманча мәгариф объектлары төзелешенә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте.

— Яңа балалар бакчасы – якты, иркен, бик матур. Ә иң мөһиме — ул эшли инде, балалар бирегә рәхәтләнеп йөри, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. – "Цветы Башкирии" бистәсе интенсив үсештә, монда яшь гаиләләр күп. Хәзер мәктәп кирәк, аның төзелеше турында да фикер алышабыз. Шундый ук сораулар башкалабызның башка ерак территорияләре буенча да бар. Уфа агломерациясе актив үсә, киңәя. Социаль объектлар буенча төрле вариантлар эшлибез. Тиздән шәһәрнең үзендә Кузнецов затонындагы мәктәпне файдалануга тапшырачакбыз, ул – Идел буе федераль округында иң зур мәктәп. Шулай ук Глумилинода һәм Затонда яңа мәктәпләр төзибез.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас