+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 декабрь 2025, 14:00

Алсу Саттарова — илнең иң яхшы тәрбиячеләре исемлегендә!

Мәскәүдә «Русия тәрбиячеләре» XIII Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Алсу Саттарова — илнең иң яхшы тәрбиячеләре исемлегендә!Алсу Саттарова — илнең иң яхшы тәрбиячеләре исемлегендә!
Алсу Саттарова — илнең иң яхшы тәрбиячеләре исемлегендә!

Стәрлетамакның 70нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Саттарова «Русия тәрбиячеләре» XIII Бөтенрусия конкурсында «Яшь профессионаллар» номинациясендә икенче урынны алды.

Мәскәүдә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге төп һөнәри вакыйгаларның берсе булган «Русия тәрбиячеләре» XIII Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Стәрлетамакның 70нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Саттарова «Яшь профессионаллар» номинациясендә җиңүче булды һәм 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Стәрлетамак хакимиятендә хәбәр итүләренчә, конкурста илнең барлык төбәкләреннән 4000нән артык педагог катнашкан. 77 педагог конкурс лауреатлары булган һәм 12 номинациядә I, II һәм III дәрәҗә җиңүчеләр дипломнарын алган.

 

Фото: пресс-служба / администрация Стерлитамака

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас