Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев республиканың полилингваль мәктәпләре челтәре эше турында сөйләде.
Аның әйтүенчә, бүген полилингваль мәктәпләрнең төбәк челтәренә 11 алдынгы белем бирү учреждениесе керә, алар географик яктан республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан. Болар — Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Баймак шәһәрләре, шулай ук Стәрлебаш, Мишкә, Тәтешле һәм Хәйбулла районнары. Аларда укыту башкорт, татар, чуваш, удмурт, мари телләрендә алып барыла. Агымдагы уку елында полилингваль мәктәпләрдә 11 меңләп бала белем ала, шуларның 1183 е - беренче сыйныф укучылары. Моннан тыш, Уфада һәм Стәрлебаш авылында полилингваль балалар бакчалары эшли.
“Башкортстанның полилингваль мәктәпләре — матди-техник яктан яхшы җиһазландырылган, барлык кирәкле уку җиһазлары булган, матур һәм иркен биналарда урнашкан заманча мәгариф оешмалары. 2030 елга кадәр республикада тагын 5 полилингваль мәктәп ачарга планлаштырабыз, — дип хәбәр итте Урал Килсенбаев.
Беренче вице-премьер, шулай ук, Башкортстан педуниверситеты каршында полилингваль белем бирүне үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен Бөтенрусия фәнни-методик үзәк төзергә тәкъдим итте. Башкортстан Башлыгы идеяне хуплады һәм бу мәсьәләне Русия Мәгариф министрлыгы белгечләре белән бәйләнештә хәл итәргә тәкъдим итте.