-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2025, 19:30

Директорлар грантка лаек булды

Республика Башлыгы авыл мәктәпләренең яшь директорларына грантлар тапшырды.

Директорлар грантка лаек булды
Директорлар грантка лаек булды
Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү учреждениеләренең яшь җитәкчеләре арасында беренче грант конкурсында җиңгән мәктәп директорлары белән очрашты. Радий Хәбиров педагогларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның ролен югары бәяләде.

— Авылда мәктәпләр иң мөһим урынны алып тора. Асылда, алар - иҗтимагый тормыш үзәге. Шуңа күрә авыл мәктәбе директорының эше дә күбрәк. Бу - миссия, кешеләргә хезмәт итү. Сезнең эшегез өчен рәхмәт, без аңа хөрмәт һәм рәхмәт белән карыйбыз, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. — Балаларга уку һәм үсүнең ни дәрәҗәдә уңайлы булуы, ата-аналар белән эшнең ни дәрәҗәдә көйләнгәнлеге, мәктәпнең авыл, район һәм республика халкы ихтыяҗларына ничек җавап бирүе, беренче чиратта, сездән тора.

Башкортстан Башлыгы мәгариф өлкәсендә инфраструктураны үстерү, укытучылар һәм укучылар өчен дәүләт ярдәме чараларын киңәйтү турында сөйләде.

– Без республикада зур шәһәрләрдә дә, районнарда да яңа мәктәпләр төзибез. Шулай ук гомумдәүләт проектлары ярдәмендә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясыйбыз. Ел саен берничә дистә мәктәпне тәртипкә китерәбез, - диде Радий Хәбиров. - Укытучыларның да, укучыларның да шатландыручы хезмәт нәтиҗәләре шунда ук күренә. Бездә йөз балл җыючылар, төрле олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча үсеш бара. Без, шулай ук, Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүчеләргә һәм аларның укытучыларына түләүләрне арттырдык. Йөз балл җыючыларны әзерләгән педагогларга республика Башлыгы премияләрен түлибез, яшь авыл укытучыларына грантлар бүлеп бирәбез.

Очрашу азагында Радий Хәбиров мәктәп директорларына авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү учреждениеләренең яшь җитәкчеләре арасында беренче конкурста җиңүчеләрнең сертификатларын тапшырды. Агымдагы елда барлыгы 50 кеше 690 мең сум күләмендә грант иясе булды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас